Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күршең булса - Мироновлар булсын

Күрше хакы – Ходай хакы, диләр. Әйе, күрше хакы – олы хак. Ә инде бер дигән күршеләрең булу – монысы чиксез бәхет. Шуңа да, күршең булса – Мироновлар булсын, дим мин үзем.

Күрше булып яши башлавыбызга инде унбиш елдан артты. Шушы унбиш елда аралашмый торган чагыбыз да, күрешми калган бер көнебез дә булмады. Иң кыен чакларымда, үзем әйтмәсәм дә, күңеле сизеп, һәрвакыт Светлана кереп җитә. Ирләр көче соралган авыр эшләремдә Борис, олы уллары Артем үзләре белеп булышалар. Кече уллары Стас - улым Дәминнең җан дусты. Ике футболист үсмер кечкенә малай чактан ук бер караштан аңлашалар.

Борис үзе – Татарстанның безгә күрше Балтач районы Дорга авылы егете. Тугыз баланың төпчеге. Әтисе Симун дәдәй дөнья куйганда өч айлык кына булып кала ул. Әмма гаиләдә әтинең бик тә җаваплы кеше булуын белеп-тоеп үсә. Иң олы дәдәләре Иван, олы туталары Лиза, Люба фермадагы терлекләрен дә балаларыдай итеп күреп караучы әниләре Лида тәтәнең төп таянычы булалар. Олылардан күреп, кечеләрдә эшкә атлыгып тора.

Урта мәктәпне тәмамлагач та, хезмәт юлын туган авылында, колхозның алдынгы тракторчысы булган әтисе эшен дәвам итеп башлаган егет хәрби бурычын ике ел артиллерия гаскәрләре сафында Германиядә үтә.  Армиядән соң инде аны язмышы Малмыж шәһәрчегенә китерә.

Кечкенәдән бик тә укытучы буласы килеп, Носла башлангыч мәктәбендә укыганда ук укытучысының уң кулы булган Борисның хатыны Светлана туган авылы Дирешнең азкомплектлы мәктәбендә ике ел гына  укытып кала шул. Кияүгә чыккач аңа педагоглыкка белем алуын да бухгалтер-экономистлыкка алыштырырга туры килә. Әмма гел дә Кәлнә мәктәбенең уку һәм спорт алдынгысы, пионер, аннан комсомол активисты булган кыз, гаиләле булгач та, рухи үсешкә максат куеп, алга омтылыш белән яшәү дәртен җуймый. Ә инде педагогик сәләте һәм укыту теләге үз балаларын тәрбияләүдә бик тә кулай була.

Руфия Әдһәмова, Малмыж-Пахотная

Тулырак газетабызның №4 санында укый алырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев