Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Кряшен чибяре» – «Елның иң уңышлы проекты» булды

“Ел нәтиҗәләре-2022”нең тагын бер номинациясе – “Елның иң уңышлы проекты” иде.

2022 ел төрле мәдәни-агарту чараларына бай булды. Аларның барысының да үз җөзе, үз төсе, үз аудиториясе бар. Әлеге номинациядә ел дәвамында керәшен этномәдәниятендә зур кызыксыну һәм популярлык белән узган проектларны барладык һәм, шулай ук, ВКонтактедагы төркемебездә махсус сораштыру уздырып, укучылар күбрәк ошаган проектны сайлады.

Тавыш бирүгә түбәндәге проектлар чыгарылган иде:

  1. “Җакын дуслар җыелгач” – Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә уздырылган керәшен айлыклары. Быел Менделеевск, Балык Бистәсе, Тукай, Алабуга һәм Әлмәт районы керәшеннәре айлыклары узды.
  2. “Туганаем – асыл бизәгем"” – “Бәрмәнчек” ансамбленең Идел буе халыкларының культурасын чагылдырган концерт программасы.
  3. “Туым Жондозы” фестивале – февраль аенда керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республикакүләм конкурс-фестивале узды.
  4. “Кряшен чибяре” – Җөри авылында Питрау бәйрәмендә “Кряшен чибяре-2022” титулын Алёна Зайцева (Евдокимова) алды.
  5. “Җәмне Җураш буйларында” – Менделеевск районында республикакүләм керәшен мәдәнияте фестиваль-конкурсы узды.
  6. “Айбагыр” этносменасы – керәшен балалары өчен быел 11нче тапкыр этнолагерь оештырылды, 80ләп бала ял итте.
  7. “Җәшләр җыены” – “Бәрәкәт” керәшен яшьләре районнар буенча концертлар куйды.
  8. "TARIH” заманча керәшен киеме бренды – “Бәрәкәт” керәшен яшьләр бүлеге җитәкчесе Алексей Дмитриев һәм Я.Емельянов исемендәге үзәкнең дизайн һәм кул эшләре остасы Элина Якупова заманча керәшен киеме коллекциясе тәкъдим итте.

 "Җакын дуслар җыелгач" проектыннан бер тавышка алга чыгып, "Кряшен чибяре" конкурсы җиңүче итеп табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев