Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Кряшен чибяре-2005» Светлана Максимова күп балалы әни булды

Ике кыз үстереп ятучы Максимовлар кечкенә малайлы да булдылар.

Күптән түгел "Кряшен чибяре-2005" һәм керәшен яшьләре хәрәкәтенең активисты Светлана һәм Евгений Максимовлар гаиләсендә өченче бәби туды. "Туганайлар" күп балалы яшь әни котлап, хәлен белергә булды.

Максимовлар ике кыз – 7 яшьлек Антонина һәм 4 яшьлек Мелания – үстереп яталар иде. Хәзер инде кечкенә малайлы да булдылар.

Без Женя белән өйләнешкәндә үк өч бала алып кайтырга хыялландык. Аллага шөкер, әкренләп ияләшәбез. Яңа кеше белән яңача була бит! Кызлар да энекәшләрен бик көттеләр, яратып кабул иттеләр.

Ә исемен Гавриил дип куштык. Йөкле чагында бераз авырлыклар килеп чыккан иде, шулай, бер чиркәүгә кереп, иманнар әйтеп, чыгып барганда, күзем ишек өстендәге иконаларга төште. Анда – Архангел Михаил белән Архангел Гавриил сурәтләре иде. Алар – Ходайның иң олы архангеллары. Минем әтием дә бит Михаил исемле иде. Аңа Архангел Михаил хөрмәтенә исем кушканнар, ә улыма исә Гавриил хөрмәтенә булса, бик матур килеп чыгар иде, дип уйладым. Өстәвенә, Гавриил – матур яңгырашлы, борынгы һәм сирәк исем. Евгеньевич отчествосы белән дә килешә. Аның мәгънәсен дә карадык: "Ходайның көчле кешесе, ярдәмчесе" дигәнне аңлата. Исән-сау малай туса, нәкъ улыбыз өчен икән, дигән нәтиҗә ясадык. Малаебыз 4130 грамм, 56 см булып туды. Гавроша дип исем бирдек. Чыннан да, көчле, ныклы, төпле кеше буласы икән, – дип уртаклашты Светлана Максимова.

 Максимовлар гаиләсенең шатлыгы белән уртаклашып, аларга ак бәхетләр теләп калабыз. Керәшен гаиләләре ишәеп торсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев