Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күренекле карендәш - Пелагея Багурина

Пелагея Степановна бүгенге көндә Казанда яши, Зәй якларына кайтып тора, биредә яшәүче туганары белән элемтәне тота. Телефон аша сөйләшкәндә дә сүз гел Зәй яклары, биредәге туганнары, әти-әнисе, газиз ире, аның Зәйгә күмелүе, Владимиры каберенә кайтып йөрүе турында барды

Бу язма Зәй якларында туып үсеп, гомерен намуслы хезмәткә багышлаган, яшьлек еллары сугыштан соң авыр чорга туры килсә дә, югары белем алып, Казанда озак еллар табибә һәм биохимия лабораториясе җитәкчесе булып хезмәт куйган Пелагея Багурина (Романова) турында.

Пелагея Степановна бүгенге көндә Казанда яши, Зәй якларына кайтып тора, биредә яшәүче туганары белән элемтәне тота. Телефон аша сөйләшкәндә дә сүз гел Зәй яклары, биредәге туганнары, әти-әнисе, газиз ире, аның Зәйгә күмелүе, Владимиры каберенә кайтып йөрүе турында барды.

Ул – Югары Баграж авылы кызы. Авыл мәктәбендә җидееллык белем алган кызын әтисенең алга таба укытасы килә. Бу заманнарда урта белем алу түләүле була. Кыз урта мәктәпне Түбән Биш авылында ала. Татарстанның халык артисты Николай Дунаев белән алар классташлар. Әмма кызының алга таба укуын әтисенә күрергә насыйп булмый – Степан дәдәй үлеп китә. Авыр вакытта кызга әнисе, туталары, укытучысы Владимир Тихонов ярдәм кулы суза.
-Гомерем буе укытучым Владимир Васильевичны рәхмәтле булып искә алам, аның ярдәме белән урта мәктәпне тәмамлый алдым. Әти үлгәндә уку өчен түләвем бетмәгән иде әле, - дип искә ала Пелагея Степановна ул авыр елларны.

Ичмасам, син укы, дип, туганнары аны Казанга озаталар. Пелагея югары уку йортларында уку мөмкинлеге юклыгын аңлап, юлында очраган Чистай кешеләренә ияреп, Чистайга медицина курсларына укырга керә. Аннан Зәй районы Кабан-Бастрык авылында шәфкать туташы, фельдшер ярдәмчесе булып эшли башлый. Әмма кызның уку теләге көчле була – ул Алабуга медицина училищесына укырга керә, аны 1960 елда тәмамлап, Шыкмай авылына фельдшер булып эшкә кайта. Тырыш, ачык йөзле, үз эшенең остасы булган кызны Шыкмай халкы үз итә. Белемгә омтылган кызның тагын да күбрәк беләсе, тирән белемле табиб буласы килә. Һәм ул 1962 елда Казанга килеп, 5нче дәваханәгә шәфкать туташы булып эшкә урнаша. Бер үк вакытта Казан дәүләт медицина институтының кичке бүлегенә укырга керә. Һәм кыз хыялында йөрткән теләгенә ирешә – Казан шәһәренең 1нче дәваханәсендә участок терапевты булып эшли башлый. Соңрак биохимия лабораториясе җитәкчесе итеп билгеләнә. Эшләгән дәверендә Пелагея Степановна үзен яхшы белгеч, тырыш, таләпчән җитәкче, кешелекле, ярдәмчел кеше итеп күрсәтә.

Ә ире Владимир Павловичның тамырлары Туңылҗа авылына тоташа, балачагы, мәктәп еллары Иске Зәйдә уза. Мәскәү сәүдә институтының экономика бүлеген читтән торып тәмамлый. Эшләп укый. 1963 елга кадәр Зәйдә сәүдә өлкәсендә эшләп, район универмагы директоры дәрәҗәсенә күтәрелә. 1963 елда Зәй районын Чаллыга кушкач, Чаллыда сәүдә өлкәсендә эшли, районара сәүдә базасына директор итеп куялар. Ә аларның Пелагея белән танышулары Шыкмай авылында була. Шыкмайлылар Пелагеяны үз итеп, яратып кабул итә, дип әйткән идек инде.

Аларның кызны үзе кебек укымышлы, тырыш, акыллы кеше белән таныштырасы килә. Бервакыт Зәйдән сайлаулар буенча инструктор Владимир Багурин Шыкмай авылына бара. Шыкмайлыларның Владимирны Пелагея белән бик тә таныштырасылары килә. Инструктор Владимирны Пелагея яшәгән йортка фатирга кертәләр. Яшьләр шул рәвешле танышып, очрашып йөри башлыйлар. Әмма очрашулар сирәк була. 1967 елда Владимир Павлович Пелагея янына Казан шәһәренә күченеп китә. Казанда тәҗрибәле белгечне бик тиз күреп алалар. Лаеклы ялга чыкканчы Владимир Павлович сәүдә өлкәсендә җитәкче урыннарда эшли.

- Бик яхшы яшәдек Володям белән. Минем өчен ул ныклы терәк-таяныч, балаларга яхшы әти булды. Ул исән чагында Зәйгә икәү еш кайтып, туганнарның хәлен белә идек. Хәзер дә яшем олы булса да, күзем начар күрсә дә, туган ягымда яшәүче якыннарым белән элемтәне тотам. Югары Багражда яшәүче Тугашевлар белән горурланам. Әниләре Люба яшьли тол калса да, балаларын укытып, чын хезмәт кешесе итеп үстерде. Алар өчен куанам, - ди Пелагея Степановна.

Багуриннар гаиләсендә ике бала үсә. Кызлары Людмила өч югары белемгә ия, банк хезмәткәре, уллары Сергей ике югары белем алып, юрист булып эшли.

Клара Ермолаева, "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев