Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кремльда нагайбәкләргә багышланган җылы кичә узды

Кичә, 19 октябрь көнне республика керәшен иҗтимагый оешмасы Казан Кремленең "Хәзинә" галереясында нагайбәкләргә багышланган кичә уздырды.

Чарага җәмәгать эшлеклеләре, сәнгать белгечләре, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Керәшеннәрне һәм нагайбәкләрне өйрәнү үзәге хезмәткәрләре, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты фольклор ансамбльләре, Казан (Идел буе) федераль университетында этнолог белгечлегенә укучы студентлар, керәшен хәрәкәтенә битараф булмаган яшьләр һәм ветераннар килгән иде.

Кичәне Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, галим Геннадий Макаров алып барды. Ул кунакларга нагайбәк халкының катлаулы һәм фаҗигале язмышы турында гына сөйләп калмыйча, бүгенге көндә Чиләбе өлкәсеннән Татарстанга килеп, белем алучы, монда төпләнеп, гомер итүче нагайбәк кызлары һәм гаиләләре белән дә таныштырды. Казанга Нагайбак районы Остроленко һәм Кассель авылларыннан килеп укучы консерватория студентлары Юлия Савельева белән Вероника Барышникова һәм чыгышы белән Париж авылыннан булган Виктория Кадыкеева күргәзмәнең югары дәрәҗәдә оештырылуын искә алып, рәхмәт әйттеләр. "Әлеге кичәдә һәм күргәзмәдә үзебезне туган якларыбызга кайтып килгәндәй хис иттек"-, дип, эчке кичерешләре белән бүлештеләр. Нагайбәк кызлары, думбра чиртеп, моңлы җыруларын суздылар. Кичә консерватория һәм мәдәният һәм сәнгать университеты фольклор ансамбльләренең (җитәкчеләре Геннадий Макаров, Лилия Сарварова һәм Алсу Еникеева) дәртле чыгышлары һәм күңел кылларын тибрәтүче нагайбәк җырулары белән үрелеп барды.

Исегезгә төшерәбез, Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл һәм Нагайбак районнарында яшәүче карендәшләребез тарихына, мәдәниятенә һәм көнкүрешенә багышланган, борынгы экспонатлар, иске фотографияләр, кызыклы мәгълүматлар күрсәтелгән "Көньяк Урал нагайбәкләренең мәдәнияте" күргәзмәсе 5 ноябрьгә кадәр эшләячәк.

Кичәдән фоторепортаж тәкъдим итәбез. Тулырак материалны газетабызның киләсе саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев