Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кремльдә керәшен костюмнарының уникаль коллекциясе тәкъдим ителде

XIX-XX гасырлардагы Идел буе халыкларының реконструкцияләнгән традицион киемнәре күргәзмәсен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та күрде.

29 август көнне Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче XIX гасырның икенче, XX гасырның беренче яртысында Идел буе халыкларының (руслар, татарлар, керәшеннәр, чувашлар, башкортлар, марилар, мордвалар, удмуртлар) реконструкцияләнгән традицион киемнәрен булдыру буенча тарихи – этнографик проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре презентациясе узды. Презентация Казан Кремлендә үтте. Әлеге күргәзмә сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Киләсе адым – милли киемнәрне җитештерүне җайга салу

Әлеге проект Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты инициативасы һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырылды. Россиядә аналоглары булмаган Идел буе халыкларының милли җәмгыятьләре өчен ел проекты бу. Күргәзмә фәнни консультантлар җитәкчелегендә халык мәдәниятенең әйдәп баручы осталары үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре буенча әзерләнгән. Алар XIX йөзнең икенче яртысы – XX йөз башындагы шәһәр һәм авыл халкының барлыгы 29 костюмын яңарткан. Костюмнарның күп элементлары музей экспонатлары һәм шәхси коллекцияләр нигезендә кулдан эшләнгән. Проектта, башка халыклар белән бергә, Питрәч һәм Мамадыш районнары керәшеннәренең этник костюмнары үрнәкләре тәкъдим ителде.

Биредә күрсәтелгән костюм комплексларын Татарстанның иң яхшы осталары Питрәч ягы керәшеннәре милли киемнәре мисалында теккәннәр, ә менә хатын-кызларның баш бәйләү комплексы – сүрәкә һәм түгәрәк яулык үзләренең беренчел рәвешләрендә, шулай ук, Питрәч районыннан килгән һәм реконструкцияләнгән.

Керәшен костюмы комплексы өстендә эшләүчеләр – мастер – Юлия Әхмәтҗанова, проектның фәнни җитәкчесе – КФУ доценты, этнограф Елена Гущина, фәнни консультантлар – ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров, ТР Фәннәр Академиясе Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре Людмила Шкляева.

Күргәзмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә булды. Татарстан Рәисе күргәзмәне оештыручыларга рәхмәт белдерде:

"Бик кирәкле эш, кызыклы экспозиция. Киләсе адым – халык үз күңеленә хуш килгән милли киемнәрне сатып ала алсын өчен, шундый костюмнар җитештерүне җайга салу. Бу эшне халык һөнәрчелеге осталары белән бергә алып барырга кирәк”, – дип бәяләде.


 

Сәхнә уртасында  борынгы, затлы алача керәшен күлмәге

Әлеге чарада Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең директоры Людмила Белоусова һәм үзәк белгече Павел Александров та катнаштылар.
Подиумда Чаллыда яшәүче Надежда Сырышева – керәшен хатын-кызлары киемен, ә "Бәрәкәт" яшьләр хәрәкәте активисты Вадим Шрыков ир-атлар костюмын тәкъдим иттеләр. Надежда Сырышева әбисенең борынгы күлмәген киеп чыкты.

“Минем әбием Александра Камашева, Алабуга районының Бөрешле авылында туган. Күргәзмәдә тәкъдим иткән киемнәрне әби, әнием Наталья белән әтием Семен Камашевларга, мирас итеп калдырган. Еллар узгач, традиция буенча, әни бу киемнәрне миңа тапшырды. Өстемдә минем алача күлмәк. Аны элгәредән шулай атаганнар. Ул әбиләр яшәгән чорда ук тегелгән. Алъяпкычым чүпләмле чигү белән чигелгән. Баш киемем, сүрәкә көмеш җепләрдән тегелгән. Вакыт үтү белән аларның төсе әзрәк уңган, тоныкланган, шулай да алар минем өчен бик кадерле. Җилкәдән салынган өлеше Алабуга, Менделеевск ягы керәшеннәрендә Муйтомар дип атала, икенче төрле әйткәндә хәситә, кәсилә. Колакларымда колакса, тамакса”– диде ул.

Надежда Сырышева Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында шундый күркәм чарада катнаша алуына бик сөенә. Чыгыш ясарга чакырылуы өчен Людмила Белоусовага, Чаллы шәһәренең “Карендәшләр” керәшен халык ансамбле Виталий Агаповка, “Чишмә” халыклар дуслыгы йорты директоры Ландыш Ишалинага зур рәхмәтен белдерде. Мондый тантанада катнашуы, үз нәселенең мирасын халыкка күрсәтә алуы турында горурлык белән сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев