Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кр.Баран авылында Тройсын көнне йортларны агач ботаклары белән бизәгәннәр

Алексеевск районының Кр. Баран авылында да Тройсын бәйрәме бик үзенчәлекле итеп оештырылган

Бәйрәм алдыннан авылдагы капка-коймаларны яшел яфраклы каен һәм өрәңге ботаклары белән бизәгәннәр. Бәйрәм символы итеп мәйданчыктагы каен агачының һәр ботагына төрле-төрле яулык-сөлгеләр элгәннәр. Бәйрәмне "Бәрәкәт" керәшен яшьләре хәкәрәте активисты, Керәшеннәр КВН җыелма командасының капитаны Дмитрий Баранов алып барган. Аның юморны яратуы, керәшенчә матур итеп җырлавы килгән кунакларның да, авыл халкының да күңеленә хуш килгән. Җирле ансамбльләр "Бәрәнҗә", “Айбагыр”ларның керәшен җыру-биюләре зур булмаган авылның бөтен халкын түгәрәк мәйданга җыйган. Элек Кр. Баранда тормыш гөрләп, кайнап торса да, бүген ул салмак кына, әкрен генә ага, кызганыч, буш өйләр дә ешая. Тик шулай да, биредәге тырыш халык авылның бай тарихын, культурасын, йолаларын саклап калырга тырыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев