Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Красный Баран авылында Логиновлар гаиләсе йортсыз калды

Янгын электр үткәргеченең төзексезлеге аркасында чыккан

Редакциябезгә Алексеевск районының Красный Баран авылыннан Тамара Иванова күңелсез хәбәр җиткерде: ут чыгып, Ольга һәм Виталий Логиновлар йорты янып беткән, салкын көз аенда гаилә урамда калган.

Янгын 14 сентябрьдә кичке җиделәр тирәсендә чыккан. Йортта  68 яшьлек әбиләре Лидия белән мәктәптә укучы кызлары Милена гына булган. Бәхеткә, өйдәгеләрнең берсе дә зыян күрмәгән. Утны тиз генә җиңә алмаганнар, йорт һәм мунча янып беткән. Маллар торган сарайны гына саклап калырга өлгергәннәр. Янгын электр үткәргеченең төзексезлеге аркасында чыккан, диләр. Хәзер гаилә туганнарында яшәп торырга мәҗбүр.

Быел Ольга Логинова эшсез дә калган, чөнки ул тәрбияче булып эшләгән балалар бакчасы ябылган. “Ире авырып тора. Шулай да, Казанга эшкә урнашкан иде. Балаларына ипотекага квартир да алдылар (Логиновларның тагын Алексей һәм Александр исемле уллары да бар). Хәзер янган нигезләрен дә күтәрергә, квартирлары өчен ипотека да түләргә кирәк”, – дип сөйләде Тамара Фёдоровна. 

Гаиләгә авыл халкы да булдыра алганча ярдәм иткән. “Бик тырыш, яхшы гаилә. Өске киемнәреннән генә урамда калдылар. Бөтен нәрсәләре янды. Гаилә кышка керер алдыннан ызбасыз калды. “Туганайлар” газетасын укучылар, булдыра алганча, акчалата ярдәм итсәләр иде. Керәшеннәр, үзебезнең бердәмлекне күрсәтик – кайсы төбәктә генә булсак та, бер-беребезгә ярдәм кулы сузып яшик!”, – дип мөрәҗәгать итте Кызыл Бәрән авылыннан Тамара Иванова.

Логиновлар гаиләсенә ярдәм  итү өчен, ул  телефон номерын да хәбәр итте (8-900-326-57-76 – Ольга Логинова, телефон номеры Сбербанк картасына беркетелгән).

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X