Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Краевед Иосиф Камашевның китаплары "Без тарихта эзлебез" күргәзмәсендә урнаштырылды

Күргәзмә Бондюг керәшеннәре айлыгы кысаларында оештырылган

Менделеевск районының Иске Гришкин авылы китапханәсендә Бондюг керәшеннәре айлыгы кысаларында "Без тарихта эзлебез" күргәзмәсе әзерләнде. Шунда авыл тарихын өйрәнүче Камашев Иосиф Ивановичның яңа китаплары урын алган.

Хәтерле халык-тарихлы, зиһенле, күренекле халык. Үз ягыбыз, үзебез яшәгән җирләр, халкыбыз, аның ул-кызлары чит яклардан күпкә күркәмрәк, баерак, якынрак. Туган ягыбызга, газиз халкыбызга чиксез ярату хисләре тоеп, Иске Гришкин авылы тарихын өйрәнеп, күз карасыдай саклап, рухи байлык хатирәләрен киләчәк буыннарга тапшыру максаты белән яшәүче туган якны өйрәнүче (краевед), хөрмәтле авылдашыбыз, талантлы укытучыбыз Иосиф Иванович Камашев белән таныштырасым килә.

Камашев Иосиф Иванович 1947нче елның 2 нче январендә Бондюг районы (хәзерге Менделеевск районы) Иске Гришкин авылында укытучы гаиләсендә туа. Әтисе Камашев Иван Петрович – сугыш һәм хезмәт ветераны, укытучы. 1940-1946 нчы елларда Бөек Ватан сугышында катнаша,1946-1949нчы елларда Иске Гришкин җидееллык мәктәбе директоры була, 1953нче елдан Азин исемендәге колхоз рәисе, партия оешмасы секретаре, Иске Гришкин авыл Советы рәисе булып эшли. Әнисе Камашева Мария Федоровна 1939нчы елдан лаеклы ялга чыкканчы Иске Гришкин авылы мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы була. Камашев И.И. 1954-1961нче елларда Иске Гришкин җидееллык мәктәбендә белем ала.1961-1965нче елларда Бондюг (Менделеев) икенче номерлы урта мәктәбендә укый.1966-1969нчы елларда илебезнең (СССРның) көньяк чикләрендә ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. 1969нчы елда армия сафларыннан кайткач, Карман авылы башлангыч мәктәбендә укытучы булып хезмәт юлын башлап җибәрә. Читтән торып Алабуга дәүләт педагогия институтында филология факультетының рус теле, әдабияты бүлеген тәмамлый.1971нче елда Иске Гришкин мәктәбендә башлангыч классларны укыта, 1974нче елдан укыту-тәрбия эшләре бүлеге мөдире булып 1981нче елга елга кадәр эшли, рус теле, әдәбияты укыта. 1981-1985 нче елларда мәктәпнең профсоюз комитеты рәисе була. 1990-2000нче елларда Иске Гришкин урта мәктәбе директоры вазифаларын башкара.

Камашев Иосиф Иванович-мәгариф отличнигы, укытучы-методист. Туган якны өйрәнү буенча бик күп көч куйды, мәктәптә 1991 нче елда туган як музее ачты. Тормыш иптәше Камашева Евдокия Николаевна - өлкән укытучы, лаеклы ялга чыкканчы Иске Гришкин мәктәбендә татар теле, әдәбияты укытты. Мәктәпнең балалар фольклор ансамбленә нигез салды, аны төп оештыручылардан булды.

Улы Юрий Иосифович 2000нче елны әтисеннән Иске Гришкин урта мәктәбе директоры вазифаларын кабул итеп алды, хәзерге көндә Енабердино авылы урта мәктәбе директоры. Кызы Юлия Иосифовна авылыбыз мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта. Камашевлар нәселендә оныклар да халкыбыз традицияләрен күреп, күңелләренә салып үсәләр.

Иосиф Камашев тарих белән тирән кызыксына, шигырьләр дә яза. Аның авыл тарихын, эзләнүләре нәтиҗәсен чагылдырган кызыклы язмалары район газетасында еш басыла. Иске Гришкин авылы тарихы буенча язма чыганаклар булмый диярлек. Иосиф Иванович авылыбыз тарихын Баутин Сергей Александрович сөйләгәннәренә, Киров һәм Казан шәһәре дәүләт архивларында туплаган мәгълъүматка таянып яза. 2004 нче елда "Иске Гришкин авылы тарихы" китабын татар телендә, 2017 нче елда рус теленә тәрҗемә итеп тулыландырылган басма буларак чыгара.

Керәшеннәрне фәнни яктан өйрәнүче Япониянең Хоккайдо университеты аспиранты Акира Сакурама да 2010нчы елны Камашевлар гаиләсендә яшәп тарих, этнография буенча күп кенә мәгълъүматлар туплый, тулы авыл тормышы белән яшәп печән төяргә, киртә тотарга, бал аертырга, нигез салырга, себерке бәйләргә дә өйрәнә.

2020нче елда Бөек Җиңүнең 75 еллыгына Камашев И.И. “Дети Победы” китабын бастырды. Китапта сугыштан соңгы чорда авылдашларыбызның тормыш-көнкүреше, авылыбызга электр уты, йортларда беренче радио кертелү, балаларның мәктәп тормышы, хезмәт сөючәнлеге, уеннары, мавыгулары турындагы тарихи фотоларга, фактларга, авторның кичерешләренә нигезләнеп язылган хикәяләр барыбызның да күңеленә бик якын.

Иосиф Иванович тормыш иптәше Евдокия Николаевна белән матур гына гомер кичерәләр. Хөрмәтле укытучыларыбызның нурлы йортында һәрвакыт мул тормыш гөрләп торсын!

Г. Бармакова, Иске Гришкин авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев