Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кр. Баранда Тройсын бәйрәме гөрләде - фото, видео

Алексеевск районының Кр. Баран авылындагы Тройсын бәйрәме ел саен үткәрелсә дә, бу елгысы алдагылардан үзгәрәк булды.

Быел ул – мәдәният министрлыгы, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәге, Алексеевск муниципаль районы, Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы белән берлектә, республикакүләм бәйрәм буларак уздырылды.

Кр.Баран авылында яшәүчеләр саны, заманында, меңнәр белән исәпләнсә, хәзерге бушап калган йортларга карап та халык санының күпкә кимегәнен белеп була. Тройсын бәйрәме авылдан читтә, түгәрәк аланда үтте. Бәйрәмгә килүчеләр, яңгырлы көндә машинада ул аланга кадәр барып булырмы икән дип, олы юл чатында тукталып, аптырабрак тордылар. Аланга кадәр барып җитеп булырмы? Халык кире борылып китмәсме? Кеше җыелырмы? Кергәндә, чыкканда машиналар батып калмасмы?

Күңелне борчыган шушы сораулар белән бәйрәмне оештыруда башлап йөрүче Тамара Ивановага мөрәҗәгать иттек.

 

“Барысы да тәртиптә. Ничә көннәр буе эсседә зарыгып көткән яңгыр бүген килгән икән, аны гаепләп утырмыйк, шөкер диек тә, рәхәтләнеп бәйрәм итик”, – диде ул.

Дөресе дә шулай, трактор тигезләткән юлдан барыбыз да әкренләп аланга үттек. Халык та күп җыелды.

Чакырылган кунаклар арасында Чистайдан – “Багалмам”, “Карендәш”, Яңа Чишмә районыннан – “Сүрәкә”, Җырчы Җәкәү йортыннан – “Казансу”, “Тумар”, Түбән Камадан  –  «Вольные Распевы», Казаннан – “Сәлам” һәм “Бәрмәнчек” ансамбльләре дә бар иде. Әлбәттә, Алексеевск районының данлыклы “Бәрәнҗәр” һәм “Айбагар” фольклор ансамбльләре дә бәйрәмнең асыл бизәге булды.

 

Бәйрәмне оештыруга күп көч куелган. Алан түрендә зур итеп ясалган сәхнә, анда үзләренчә, “Труйсын – җапрак бәйрәме” дип язылган, фотозоналар эшләнгән, авыл йортлары күренешләре тезелеп киткән.

Ә уң якта, күп милләттле Алексеевск районының төрле авылларыннан килгән мәдәният йорты хезмәткәрләре үзләре пешергән ризыктан табын әзерләгәннәр.

Алар теләгән кешене үз сыйларыннан авыз иттерде, милли ризык турында сөйләде. Монда халыкның бердәмлеге, бер-берсенә хөрмәте чагыла.

Алар арасында мари, чуваш, татар, руслар да бар. Ә каршы якта халыкка эскәмияләр куелган, анда сыеп бетмәгәннәре бәйрәм буе басып торды. Аларның берничәсе белән, тиз генә аралашып алдым. Район үзәгеннән, Түбән Камадан, Яр Чаллы, Казан, Самара, Сарапул, Иваново, шәһәрләреннән кайтучылар да бар. Самара өлкәсеннән Гөлнара Малюкова:

“Ирем – бу як керәшене. Кр. Баранда туганнарыбыз яши, шунда кайттык. Тройсын бәйрәме бик күңелле үтә. Кунакчыл, йола-гадәтләрен саклый торган халык яши монда”, – дип сөйләде.

Ул, иң ерактан килгән кунак буларак, бүләккә керәшен язулы кепка да отты. Ә Казаннан кайткан керәшен кызлары Раиса Павлова белән Любовь Чернова:

“Безнең халык – хезмәт сөючән, җыр-моңга оста, шаян күңелле, җор телле, иҗат итәргә сәләтле. Рәхәтләнеп ял итәбез, фотоларга төшәбез”, – диештеләр.

Тройсын уен-җырулы, күңел ачулы бәйрәм генә түгел, ул – православ динендәгеләрнең олы бәйрәме буларак, Изге Өчлекне – Атаны, Улны, Святый Тынны даннауны һәм Святый Тынның апостоллар өстенә иңүен белдерә. Пасхадан соң илленче көндә уздырыла. Шуңа да Кр. Баран халкы иртәнге якта зиратка барганнар, иманнар әйткәннәр. Тройсын бәйрәме, гадәттә, табигатьнең яшәрү чорына туры килә. Шуңа аны яфрак бәйрәме дип тә әйтәләр. Элек-электән үк, бәйрәмне болыннарда, су буйларында түгәрәк уеннар белән үткәргәннәр.

Бу көнне өйләрне каен ботаклары, кыр чәчәкләре белән бизиләр. Чөнки бәйрәмнең төп символы, бизәге булып каен агачы санала.

Кр.Баранда да каенны мәйдан уртасына алып чыктылар, бизәделәр. Теләкләр әйтеп яулыклар бәйләделәр. Ә өлкәнрәк яшьтәгеләр искә алуынча, элгәре бизәлгән каенны авыл урамы буенча да йөрткәннәр. Һәм әлеге бәйрәмне үзләренчә – “каен башы” дип атаганнар.

Бәйрәм җыр-биюләр, халык уеннары белән дәвам итте. Бу хакта һәм авыл кешеләренең бүгенге тормышы, өлкәннәре, эшмәкәрләре, тырыш халкы турында тулырак язманы газетабызның киләсе санында укырсыз.

Бәйрәмгә – Казаннан, Татарстан Республикасының төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова да килгән иде. Ул халыкны бәйрәм белән котлап, актив карендәшләргә дипломнар тапшырды. 

Фрида ВӘЛИТОВА фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев