Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ковид чикләүләре кайда ничек

Россия төбәкләрендә бу чир арта, ә кайбер илләр чикләүләрне бетерә

Европа илләреннән Дания коронавируска бәйле барлык чикләүләрдән беренче булып баш тарткан, чөнки анда халыкның 60 проценты прививканың өчесен дә ясаткан. Швециядә дә коронавирус аркасында кертелгән барлык чикләүләрне бетергәннәр. Швециянең Премьер-министры Магдалена Андерссон искәртүенчә, чир чигенмәсә дә, пандемиягә бәйле кыенлыклар артта калган. Январь аенда Бөекбританиядә вакцина паспортыннан, транспортта һәм җәмәгать урыннарында маскадан йөрү бетерелгән. Алардан Франция дә калышмас шикелле: бу атна башында коронавирус йоктыручылар 46 меңгә генә калган (бер көн генә алдан 155 меңләп булган).

Ә безнең Россиянең 84 төбәгендә коронавирус йоктыру арткан. “Роспотребнадзор” башлыгы Анна Попова бу хакта киңәшмәдә әйткән. Аның сүзләренчә, бер яшькә кадәрге балаларда һәм 65тән узганнарда бу чирнең бик нык артуы күзәтелгән. Бер тәүлектә Россиядә 165 мең 643 кеше коронавирус йоктырган. Дәваханәгә озатылганнар саны бер тәүлеккә 86 процентка күбәйгән – 20 мең 185кә җиткән (ә аңа кадәр 10 мең 834 булган).  Татарстанда  бер тәүлектә коронавирус белән чирләүнең 1 мең 241 орчагы билгеле булган.

Анна Попова белдерүенчә, безнең ил – коронавирус арту фазасында. Шунлыктан, ковидка бәйле барлык чикләүләр дә Россия төбәкләрендә үз көчендә кала!

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев