Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

КОТЛЫЙБЫЗ!!!

Зәй керәшен җәмгыяте җитәкчесе Иван Федорович Яковлев 25 март көнне 60 яшьлек күркәм юбилеен каршылый.

Иван Яковлев яшьлек елларын данлы комсомолда лидер булып башлаган кеше. Нинди генә эшкә тотынса да, барысын да булдыручы, уңган, белемле, инициативалы җитәкче итеп белә аны Зәй халкы. Күп еллардан бирле ул "Төзү-монтажлау компаниясе" ҖЧШ директоры вазифасын башкара. Бу предприятие, Зәй төбәгендә генә түгел, бөтен Республикага ышанычлы компания буларак танылды. Монда, һичшиксез, Иван Яковлевның замана белән бергә атлаучы оста җитәкче булуы төп рольне уйный.

Зәй керәшеннәре җәмгыятен төзү максаты куелгач, Иван Яковлев оештыру комитетын җитәкләде. Халык белән очрашулар үткәреп, әз генә вакыт эчендә, керәшеннәрне уятуга, үз артыннан ияртүгә иреште. Конференциягә килгән 500дән артык делегат аны яңа төзелгән җәмгыятьнең җитәкчесе итеп сайлады. Бу - халыкның аңа белдергән ышанычы дигән сүз.

Хөрмәтле Иван Федорович! Бүген гомерегезнең иң күркәм чорына килеп җиттегез. Яулаган үрләрегез, ирешкән уңышларыгыз югары. Алдагылары тагы да текәрәк, тагы да биегрәк булсын. Шуларны яуларга Ходай Сезгә кирәкле көчен дә, җегәрен дә, сәламәтлеген дә мул итеп бирсен.

Керәшен халкының культурасын, бәйрәм-йолаларын саклап калуда, үстерүдә әле күп еллар буена бергә-бергә хезмәт итәргә язсын.

Олы юбилеегыз белән Сезне!

Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев