Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Котлыйбыз!

16 сентябрь көнне Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан Кремлендә респуб­ликаның хөрмәтле һәм хез­мәтләрендә зур уңышларга ирешкән кешеләргә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләк­ләрен тапшырды.

Тантана барышында тырыш хезмәте белән үрнәк булган барлыгы 46 кеше бүләк алган. Алар арасында безнең карендәшләребез да бар. Бу көнне Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының халык язучысы Григорий Родионовка (Гәрәй Рәхим) "Фидакарь хезмәте өчен" медале тапшырылды.

"Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле артисты Елена Григорьева "Татарстан Республикасының атказанган артисткасы" исеменә лаек булды.

Күп еллар Татарстан керәшен оешмасының Алабуга бүлеге җитәкчесе булып торган, Ала­буга муниципаль районы баш­карма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Людмила Григорьевага "Татарстан Рес­публикасының атказанган мәдә­ният хезмәткәре" исеме бирелде.

Хөрмәтле карендәшләребез­не дәүләт бүләкләре белән котлыйбыз! Аларга иҗади уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев