Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Котлыйбыз!

Зәй районы, Поповка авылында туып, Чаллы шәһәрендә яшәүче кадерлебез Николай Ефимович Глуховка 17 мартта 80 яшь тулды.

Әтиебез, сине чын күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтебезне, теләкләребезне сүзләр белән генә әйтеп бетерерлек түгел. Син безнең таянычыбыз, ышанычыбыз да, яклаучыбыз, саклаучыбыз да.

Әниебезнең күңел түреннән чыккан "әтиегез" дигән сүзе безнең өчен иң бөек, иң дәрәҗәле, иң җылы сүз булды. Безнең хәзерге уңышларыбызда әтиебезнең роле бик зур булды.

Шагыйрә З.Минһаҗеваның шигъри юлларында әйтелгән җылы хисләр, ул безнең дә уйларыбыз, рәхмәтебез.

"Әтиегез ни әйтер..."- дип һаман-һаман

"Ата хакы",- дип өйрәтте әни безне,

Ни булса да, һәрвакытта гаиләдә

Безнең өйдә әти әйтте соңгы сүзне.

Буыннардан буыннарга күчеп килгән

Ата-баба гадәтләре җуелмасын.

Кешеләрдән ким-хур була күрмик берүк,

"Нәсел",- диде әти - нәсел бозылмасын.

Ата хакын зурлап яшәгәндә генә

Нәсел-йортның нигезләре ныклы була.

Бер-берсенә терәк булып яши торган,

Тормышлары көйле, нурлы, җылы була.

Киләчәктә әниебез белән бер-берегезнең күңел яктысын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта, тигезлектә озак гомер итәргә язсын иде.

Балаларга олы шатлык булып,

Оныкларга булып сөенеч,

Яшәсәң иде озак еллар,

Якты дөньяларга сөенеп.

Иң изге теләкләр белән балаларың: Светлана, Владимир, киленең Роза, оныкларың: Денис, Назир, Марк. Әлеге теләкләребезгә әниебез Мария һәм барлык туганнарыбыз да кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев