Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Коткаручы Василий Васильевның эшендә барысын да секундлар хәл итә

Мамадыш районының Җөри авылы егете Василий Васильев — Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы карамагындагы эзләү-коткару хезмәтенең 5нче төбәк отряды 2нче класслы коткаручысы. Ул суга батучыга да ярдәмгә ашыга, янгын эченә дә ташлана, урманда адашучыларны да эзли.

Армиядә хезмәт итеп кайткач, Әлмәт физкультура техникумын тәмамалый һәм Җөри мәктәпбендә укытучы булып эшли. 1994 елда ул, гаиләсе белән, Түбән Камага күченә. 

— Армиягә кадәр водолаз белгечлеге буенча курслар үткән идем. Түбән Камада якташымны очраттым. МЧСта эшләүче якташым, сүз арасында, «безгә водолазлар кирәк, эшләргә теләгең юкмы», дип сорап куйды. Мин ризалаштым. Шуннан 20 елга сузылган коткаручы хезмәте башланды, — дип сөйләде Василий Егорович.

Водолаз Василийга алга таба, берьюлы, коткаручы булырга туры килә. Яр Чаллы һәм Түбән Кама зона отряды оештырылгач, хезмәтен шунда дәвам итә. Күңелендә туган ягына кайту теләге яшәгән Василийның бәхетенә, 2011 елда Чаллыдагы һәр отрядтан бер штат коткаручыны Мамадышка җибәрәләр. Шулай итеп, Васильевлар гаиләсе яңадан Җөригә кайтып яши башлый. 

Василийның отряды Мамадыш районының Түбән Яке авылы тирәсендә, олы юлның 948нче чакрымында урнашкан. Үзләренең 5нче отрядына караган Мамадыш, Алабуга, Балык Бистәсе районнарында нинди генә катлаулы һәм гадәттән тыш хәлләр булса да, коткаручы Василий шунда ярдәмгә ашыга. Хезмәт бурычы буенча, аны башка районнарга да командировкага җибәрәләр.

Яз һәм көз айларында суга батучылар, аеруча, балыкчылар күп була. Бу очракта коткаручылар үзләре дә су астына төшеп эзлиләр, шулай ук, махсус җайланмалар да кулланалар. Василий Егорович әйтүенчә, водолаз эше коткаручыныкына караганда күпкә авыррак.
Балыкчыларны, суга батучыларны коткару белән генә эш бетми. Юлларда транспортка бәйле фаҗигаләр булган урыннарга барып, зыян күрүчеләргә дә ярдәм итәләр.

— Күп очракта, тимер өеменә әйләнгән машина эченнән үлгән кешеләрнең гәүдәләрен тартып чыгарабыз. Анда балалар да булса, анысы күңелгә аеруча кыен. Берсендә М7 трассасында авариягә очраган машинада 3 кыз кысылып үлгән, ә 1се исән калган. Без машинаны кисеп ачканчы, бер сәгатькә якын шул үле иптәшләре янында көтеп утырган кызның хәлен күз алдына китерүе дә авыр, — дип хезмәтендәге тетрәндергеч вакыйгалар турында да сөйләде ул.

Күп катлы йортларда чыккан 3нче категорияле янгын очрагында, алар андагы кешеләрне коткарырга баралар. Адашкан гөмбәчеләрне, җиләк җыючыларны эзләп, урманнарга да юнәләләр. Куркудан иң өске ботакка үрмәләгән мәчене агач башыннан төшерергә дә коткаручы Василийлар кирәк. Кыскасы, кемнәр генә мөрәҗәгать итми дә, кая гына бармый алар.

— Әбиләр елап шалтыраткач, зур баскычлар куеп, иң биектә утыручы мәчеләрне төшерүебез була, куркудан, алар икенче агач башына менеп китә, — дип көлдереп тә алды ул.

Уку елы барышында, мәктәпләргә барып, профилактика йөзеннән, әңгәмәләр дә уздыралар. Урман бете кадалса, елан чакса үзеңне ничек тотарга — боларны да укучыларга алар җиткерә. 

Билгеле булганча, фаҗига булган очракта, секундлар да хәлиткеч роль уйный. Коткаручылар, юлларда фаҗигагә юлыгучыларга ярдәм итү өчен 2 минутта җыенып чыгып китәләр; ә ераккарак барырга туры килеп, махсус техника һәм коткару җайланмалары да кирәк булганда — 8 минутта.

— Күз ачып булмаслык куркыныч буранлы көннәрдә бернинди хәвеф-хәтәр дә булмаска мөмкин, ә чалт аяз җәйге көннәрдә, киресенчә, авария арты авариягә чыгарга туры килүе бар. Кыскасы, эшебез, ел фасылына, тәүлекнең кайсы вакытына бәйле түгел. Коткарганда йортларның форточкасыннан да керелә, ишекне каерып та ачалар. «Бер генә минутка чыккан идем, ишек эчтән бикләнеп калды, ә газда аш пешеп утыра. Ярдәм итегез», — дип шалтыратучылар да бар.

Хезмәт урыннарында кайчан телефон шалтырар да, кая чакырырлар икән дип, көтеп кенә утырмыйлар, күнекмәләрне арттыру өчен спорт белән дә шөгыльләнәләр, теоретик яктан белемнәрен дә арттыралар. Хуҗалык эшләре дә чыгып тора. Махсус хәрби операциядәгеләрне дә онытмыйлар: маскировка челтәрләре үрәләр, окоп шәмнәре ясыйлар. 

— Гадәттән тыш хәлләр булса, югалып калмагыз, уяу булыгыз. Кечкенә генә ялкын күрсәгез дә, су сибегез. Иң мөһиме, нинди генә хәлдә дә каушап, куркып калып, паникага бирелмәгез, — дип киңәшләрен дә бирде заманында физкультура, георграфия укыткан Василий Васильев.

Кыю һәм батыр, физик һәм психик яктан нык булган карендәшебез Василий өчен коткаручы — профессия генә түгел, ә яшәү рәвеше. Шуңа да ул кешеләргә ярдәм итүне, аларны бәла-казадан коткаруны үзенең төп бурычы дип саный. Гадәттән тыш хәлләргә юлыккан кешеләрне коткарып, аларның үзләренә дә, якыннарына да күпме бәхет, шатлык бүләк итә ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев