Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Корыч беләкле Эдуард

2019 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан спорт министрлыгы тарафыннан республиканың иң яхшы тренерларыннан берсе дип табылган керәшен егете Эдуард Гумин – армспорт (кул көрәштерү) буенча Россиянең спорт остасы

Кечкенәдән үк көче белән аерылып торган малай, мәктәптә укыганда, кул көрәштерү буенча яшьтәшләрен генә түгел, үзеннән берничә яшькә зурракларны да җиңә. Тугызынчы класстан Эдуард, дәресләрдән соң балалар-үсмерләр спорт мәктәбенә йөреп шөгыльләнә башлый.

Уңышлар озак көттерми. 19 яшендә инде егет үз авырлык үлчәвендәге зурлар арасында Татарстан чемпионы була. Идел буе федераль округы беренчелегендә дә аңа тиңнәр табылмый. 2008 елда Мәскәүгә, армспорт буенча Россия чемпионатына барып, Гумин өченче призлы урынны ала, ә тагын бер елдан Түбән Новгород шәһәрендә узган чираттагы Россия чемпионатында беренчелекне яулый.

Армспорт буенча Россиянең  спорт остасы исеменә лаек булган тырыш егет югары белем алуга да ирешә – икътисад, идарә һәм хокук институтын тәмамлый. Хәзерге вакытта ул берьюлы ике урында эшли: “Нижнекамскнефтехим” җәмгыятендә – инженер, Түбән Кама шәһәренең “Ярыш” спорт комплексында – тренер. Аның җитәкчелегендә армспорт белән шөгыльләнүче яшьләр ярышларда яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр, арадан икесе инде Россиянең спорт остасы булган, тагын ундүрте – шушы исемне алу өчен кандидатлар.

Тренер эшчәнлеге белән беррәттән, үзенең дә ярышларда кул көрәштерүдән туктап торганы юк аның. Җөри авылындагы республика Питрау җыенында, Мамадыш районы Сабантуенда, шулай ук, авыллардагы бу милли бәйрәмнәрдә кул көрәштерү өстәле янына чыгып, үзеннән шактый авыррак гәүдәле ирләрне дә җиңгәнен күп күргәнем бар. Ә Түбән Кама шәһәрендә һәм әти-әнисенең туган авылы булган Колышчыда әлеге бәйрәмнәрдә кул көрәштерү ярышларын да оештыра, үзе хөкемдар вазифаларын да башкара ул.

 

Виктор ШАДРИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев