Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Корсаклы хатын булып киенгән нардуганчы белән булган маҗара

Карендәшебез Анфиса СТЕПАНОВА нардуган булып йөргән вакытлары турында сөйләде.

- Соңгы вакытта Нардуганга йөрүләр сүлпәнәйде. Ә элегрәк кызыкны үзебез ясый, бер көндә 10лап өйгә керә идек. Безнең йөргәнне ишетеп, авылдашлар махсус чакыра да иде әле. Чөнки электән үк нардуганчылар керүне яхшыга юраганнар. “Яңа елда сыерыгыз ике бозау китерсен, әтәчегез дә күкәй салсын”, дип, матур теләкләр әйтәбез, “сарыгыгыз бәрәнли, чыгып алыгыз”, дип тә шаярта идек.

Шулай берсендә Шура һәм Анный белән өчәүләп Нардуганга чыктык. Өйдән-өйгә йөри торгач, чират Учыкый Анфиса түтиләргә дә җитте. Кереп, уйный гына башладык, Анфиса түти миңа: “Теге суганнарың вак булды”, – дип шелтә белдерде. Ничек шулай тиз таныды бу мине дип, аптырап калдым. Карасам, битемә каплаган челтәрне, урамда һава суларга ачкан килеш, кире төшерергә онытканмын икән. Узган яз көне ваграк, ләкин күп була торган сенчик суганының “Семейный” дигән сортын биргән идем аңа...

Тагын шулай бер нардуганчылар булып кергәндә, Темей Сергей дәдәй (мәрхүм инде) өстәл кырында ашап утыра иде. Бит капланганлыктан, яхшы күреп бетермичә, аның янына диванга утырам дип белеп, шап итеп идәнгә килеп төштем. Шунда уенны дәвам итеп, үзебез белән алып чыккан курчакны күрсәтеп: “Ай, Алла, бәбили бит бу. Хәзер бәбиләтәбез”, – дип, кызлар миңа килеп ябыштылар. Сергей дәдәй, кызу-кызу атлап, олы якларына чыгып китте. Хатыны Начтый түти: “Сергей, чык әле”, – ди, үзе көлә дә көлә. Чынлап та, корсаклы хатын булып, бәбили дип курыктымы соң Сергей дәдәй, безнең янга кабат чыкмады...

Шундый кызыклы хәлләр була иде. Үз күңелебезне дә, авылдашларныкын да үзебез күтәреп йөри идек.

Анфиса СТЕПАНОВА. Мамадыш районының Дүсмәт авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев