Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Коронавирусның бишенче дулкыны кайчан башланачагын әйткәннәр

Вирусолог Альтштейн: Россиядә шушы ай дәвамында ковидның чираттагы дулкыны көтелә

Илдә шушы ай ахырында яки февраль башында коронавирус инфекциясенең яңа – өченче дулкыны башланачак. Гамалея исемендәге үзәк вирусологы, медицина фәннәре докторы Анатолий Альтштейн шулай дип белдергән. Вирусолог фикеренчә, COVID-19 инфекциясе таралуның иң биек ноктасына күп калмаган инде. Хәзерге вакытта төп максат – вакциналарны яңарту.

Дөньяда омикрон-штамм бик тиз тарала. Бигрәк тә АКШта һәм Бөекбританиядә әлеге штаммның яшен тизлегендә дип әйтерлек таралуы күзәтелә. Россиядә бу җәһәттән әлегә борчылырга урын юк. Әмма бераздан ул безгә дә килеп җитәчәк. Тик артыгын куркырга кирәми. Вирусның бу төре сирәк очракларда гына үлем-җитемгә китерә.

Инде әйткәнебезчә, бөтен дөнья күләмендә COVID-19 инфекциясенең бишенче дулкыны котыра. Аның озакка сузылу-сузылмавы әлегә мәгълүм түгел. Омикронны “йөгәнли” алырдай вакцина кирәк. Хәзерге прививкалар әлеге штаммга каршы көрәшүдә үзләренең әлләни нәтиҗәле булмавын күрсәтә.

ВТ

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев