Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Коронавирус йоктырмауның гади ысулы билгеле

Коронавирус белән зарарлану куркынычы, шул исәптән, һавадагы патогеннар концентрациясенә дә бәйле

Коронавирус белән зарарлану куркынычы, шул исәптән, һавадагы патогеннар концентрациясенә дә бәйле. Вирусны эләктерү ихтималын киметүнең гади ысулын Sputnik радиосына биргән интервьюсында табиб-иммунолог, аеруча куркыныч инфекцияләр буенча белгеч Владислав Жемчугов атады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Кешеләр еш кына вируслар белән урамда түгел, ә җәмәгать транспортында, эштә һәм өйдә очраша. Бу ябык биналарда һавада куркыныч патогеннар концентрациясе югарырак булуы белән аңлатыла. Әлеге концентрацияне гади генә ысул белән киметергә мөмкин — вентиляция куәтен арттырырга кирәк, дип саный табиб.

«Транспортта битлекләр киюдән тыш, вентиляция көчәйтелергә тиеш. Метро вагоннарында кондиционерларны сүндерергә ярамый, ә киресенчә, егәрлекне көчәйтергә кирәк. Автобусларда һәм башка җәмәгать транспортында вентиляцияне җылылык, фильтрация белән бергә эшләтергә кирәк. Бу вируслар таралуга һәм салкын тию күренешләренә каршы яклау чарасы булачак», - диде табиб-иммунолог.

«Дымлы җыештыру эшләрен даими башкарырга кирәк. Тузанда коронавирус кына түгел, ә тагын нәрсә дә булырга мөмкин. Шулай ук бинаны җилләтү дә бик мөһим. Шулай итеп вируслар санын киметә алабыз. Бу бик мөһим, чөнки кемдер үзе дә белмичә инде чирлидер», — диде табиб-иммунолог.

 

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев