Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Коронавирус турында мәзәкләр

Куркыныч авыру турында шаяртасыз дип гаепләмәссез дип ышанабыз, хөрмәтле укучыларыбыз, чөнки иң авыр чакларда да кешене күтәренке күңел һәм шаярту саклап кала.

—  Гали, нигә коронавирус белән балалар авырмый икән, белмисеңме?

— Алар безнең кебек интернеттан көн-төн яңалык укып утырмый.

 

Шаурманың тәме үзгәрде, диләр. Шаурма әзерләгән кешеләр кул юа башлады, шул гына.

 

Коронавирусның үлемгә китергән беренче очрагы ачыкланды. Вәлинең өстенә карабодай, тоз, тушенка капчыклары куелган киштә төшкән.

 

— Синдә коронавирусмы?

— Әйе.

— Кытайда йоктырдыңмыни?

— Алай кимсетмә инде, минеке Италиядән!

 

— Габделхәй, нигә битлексез йөрисең? Коронавирустан курыкмыйсыңмыни?

— Әлфия, миңа инде 75 яшь. Миндә гипертония, простатит, псориаз, бөердә таш, тахикардия, аллергия. Коронавирус та өстәлсә, аңа әле чиратка басарга туры киләчәк, кайчан аңа чират килеп җитәчәген кем белгән.

 

Самолетта:

— Хөрмәтле пассажирлар! Сезнең белән пилот Гали Вәлиев сөйләшә. Коронавирус аркасында мин бүген өйдән эшлим.

 

 

— Гали, ишеттеңме, Вәли үлгән.

— Коронавирустанмы?

— Юк, грипптан.

— Әй, алайса куркыныч түгел.

 

— Нигә Россиядә коронавирус белән авыручылар аз икән?

— Россия почтасы әкрен эшли.

 

— Гали, безгә дә коронавирус килеп җитәр микән?

— Юл да юк авылга, нинди коронавирус килсен монда?

 

Коронавирус озакламый үзе бетәр дип уйлыйм. Кытайда ясалган әйбер озакка чыдамас.

 

Үзгәртеп коруны кичердем, 90 елларда яшәдем, деноминацияне күрдем, акча янды, дефолт булды, 2000 елда дөнья бетте, кош гриппы булды, дуңгыз гриппы булды, 2008 елгы кризис булды, корылык булды… Сез мине коронавирус белән куркытмакчы буласызмы?

 

Чыганак:Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев