Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Коронавирус тулысынча чигенми әле

Дөнья күләмендә коронавирус йоктыру очраклары тагын арта башлаган

27 июньгә, ягъни соңгы бер тәүлектә,  дөньяда коронавирус йоктыруның яңа 673 мең 417 очрагы билгеле булган. COVID-19 тарала башлаган чордан алып барлыгы 543 миллион 507 мең 547 кеше әлеге чирне йоктырган. АКШның Джонс Хопкинс университеты мәгълүматы буенча, дөньяда барлыгы 6 миллион 328 мең  902 кеше әлеге мәкерле чир корбаны булган.

COVID-19 йоктыруның иң күп очрагы Төньяк һәм Көньяк Америкага (225,5 миллионнан күбрәк) һәм  Европага (161,4 миллионнан артыграк) туры килә.

Бу атнаның дүшәмбе иртәсенә  COVID-19  күп таралган ун илләр арасында  түбәндәгеләр бар: АКШ, Һиндстан, Бразилия, Франция, Германия, Британия, Россия, Италия, Төркия.

Covid-19 таралган вакыттан башлап, шушы елның 27 июненә безнең Татарстанда коронавирус эләктерүнең барлыгы 52 мең 398 очрагы теркәләгән. 39 мең 914 кеше бу чирдән тулысынча сәламәтләнгән. Кызганычка,  әлеге авырудан үлүчеләр (бу төр чирлеләрнең – 3,08 проценты) дә бар. Россия “Роспотребнадзор” мәгълүматы шуны күрсәтә.

Фото: unplash.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X