Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Коронавирус карантины озакка барырмы?

Казанда Diamond Princess лайнерыннан эвакуацияләнгән туристлар Республика клиник йогышлы авырулар больницасыннан чыгарылды. Әлеге вакыйгада Россия сәламәтлек сак лау министры Михаил Мурашко да катнашты.

23 февраль төнендә Япониянең Якогама портында ике атна дәвамында торган круиз лайнерыннан Россиянең сигез гражданины Казанга карантинга кайтарылган иде. Аларның өчесендә коронавирусның җиңел формасы ачыкланды. Йогышлы авырулар хастаханәсенә 14 көнгә урнаштырылган пациентлардан көн саен анализ алып, тиешле медицина процедуралары үткәреп тордылар. Табиблар һәм шәфкать туташлары да алар белән  ике атна әлеге бокста яшәде. Көтелмәгән хәлләрне булдырмас өчен авыруларны Росгвардия хезмәткәрләре саклады.

Персоналның һөнәри осталыгы, төгәл һәм көйле эш итүе Татарстанга куелган бурычны лаеклы үтәргә мөмкинлек бирде, дип үз фикерен белдереде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бу уңайдан.

Covid-19 коронавирусы гадәти сезонлы вируслардан аерылмый, диярлек. Кош гриппы, атипик пневмония һәм Эбола
бизгәгенә караганда, аннан үлүчеләр саны берничә тапкыр кимрәк. Авыруны яшьләр йоктырмый, диярлек, Кытайда әлеге чирне эләктергән кешеләрнең күпчелеге — 65 яшьтән өлкәнрәк. Соңгы мәгълүматларга караганда, Кытайның материк өлешендә яңа коронавирус йоктырган кешеләр саны 78 824 булган.  Covid-19 коронавирусын йоктыручыларның 45,8 проценты терелгән. Авырудан 2 788 кеше үлгән.

РИА Новости язуынча, “Фаразлаулар буенча, эпидемия бөтен дөнья буйлап кимендә июньгә кадәр таралачак”, — дигән Кытай халык Республикасы Сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча дәүләт комитетының махсус эксперт комиссиясе башлыгы Чжун Наньшань.

Грипп, ОРВИ, Короновирус йоктырмас өчен берничә кагый дәне үтәргә кирәк

– Урамнан кергәннән соң, кулларны һәм битне юарга, борынны тозлы су белән юдырырга. Юылмаган кул белән борынга, авызга, күзләргә кагылмаска.

– Кеше күп йөри торган урыннардан кайткач, ишек тоткалары, эш урынында оргтехникага кагылганнан соң, ашар һәм ризык әзерләр алдыннан һәрвакыт кул
ларны сабынлап юарга кирәк.

– Маска кияргә, аны һәр 2-3 сәгать саен алыштырырга кирәк.

– Йөткерү, төчкерү билгеләре күренгән кешеләр белән якыннан элемтәгә кермәскә,  бер бинада булудан читләшергә.

–Биналарны ешрак җилләтергә, туйганчы йокларга, физкультура белән шөгыльләнергә.

– Әгәр температура, томау, йөткерү булса, тизрәк терелү һәм беркемгә йоктырмас өчен өйдә торырга кирәк.

Короновируска шик төшкән очракта, авыруны аерым бүлмәдә изоляцияләргә һәм ашыгыч ярдәм яки табиб-терапевт чакыртырга кирәк. Килгән табиб, кирәк булганда, авырудан анализны шунда ук алачак, аны Роспотребнадзор оешмасына Covid-2019 диагнос тикасы өчен җибәрәчәк.

Коронавируска яшәр өчен билгеле бер шартлар кирәк. Ул  бары тик ниндидер күзәнәк эчендә генә яшәргә сәләтле. Әлеге вирус авыру кеше янында, якынча 180 см аралыкта булганда гына күчәргә мөмкин. Әгәр дә сез авырган кеше белән элемтәгә кермәгәнсез икән, куркырга кирәкми.

Фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев