Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Көрәшче Константин Морозов – икенче

Түбән Кама районының Трудовой поселогы егете Константин Морозов көрәш келәмендә яңадан-яңа уңышларга ирешә.

Бу керәшен егете шушы көннәрдә генә атаклы көрәшче Данил Галиев истәлегенә багышлап уздырылган республикакүләм 29нчы турнирда икенче урынны алды.

Түбән Каманың “Шинник” спорт комплексында уздырылган милли көрәш турнирында Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан барлыгы 32 команда катнашты, иң көчле көрәшчеләр көч сынашты.

32 яшьлек Константин 130 килограммнан авыррак үлчәүдәгеләрнең ярым финалына җитеп, танылган көрәшче, Россиянең атказанган спорт остасы Фәрхәт Фәйзуллинны (Питрәч) җиңде һәм финалга үтте. Соңгы бил алышуда үзеннән шактый зуррак гәүдәле Арча пәһлеванына оттыруы гына Константинны икенче урынга калдырды, дип хәбәр итә “Шинник” спорт комплексының матбугат хезмәте җитәкчесе Виктор Шадрин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев