Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Конференциядә Яков Емельяновның портретын тәкъдим иттеләр

2018 ел керәшен җәмәгатьчелегендә күренекле шагыйрь, священник Яков Емельяновның юбилей елы буларак билгеләп үтелә

Җырчы Җәкәү тууына 170 ел уңаеннан, Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы зур чаралар уздыра. 7 сентябрь көнне  Халыклар дуслыгы йортында “Идел-Урал төбәге керәшеннәринең үзенчәлеген саклауда һәм культурасын үстерүдә интеллигенциянең роле” дип исемләнгән Бөтенроссия фәнни-практик конференциясе узды.

Чарада Алабуга шәһәрендә гомер итүче танылган рәссам, Татарстан рәссамнары Берлеге әгъзасы Илья Максимов, үзе иҗат иткән,  Яков Емельяновның портретын тәкъдим итте. Тарих өйрәнүчеләр Яков Емельяновның бер фотосурәте дә сакланмаганын әйтә. Портрет исә, шагыйрьнең балаларының фотоларына нигезләнеп ясалган монтаж буенча эшләнелгән. Яков Емельянов яхшы җыручы булып та танылган шәхес. Шуның өчен дә, Илья Николаевич портретка канатларын җилпеп, җырлап торучы кошлар рәсемен дә урнаштырган. Конференция кунаклары Җырчы Җәкәүнең портретын яхшы кабул итеп, "күңелгә ята торган, җылы рәсем" диделәр.

Шуны да искәртик, Илья Максимовның керәшеннәргә багышланган картиналары шактый. Рәссам берничә ел элек Казан Кремлендә һәм Халыклар дуслыгы йортында шәхси күргәзмәләрен дә тәкъдим итте.

Рәссамның чираттагы күргәзмәсе, юбилее уңаеннан, ел башында Алабуга шәһәрендә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев