Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Конференция була

28 октябрьдә Мамадышта Казан керәшен мәктәбенә нигез салучы, анда иң беренче укытучы һәм керәшеннәрне агартучы булган отец Василий Тимофеевның тууына 175 ел тулу уңаеннан, "Өлкәдә яшәүче керәшен халкын рухи яктан үстерүдә В. Т. Тимофеевның дини-педагогик эшчәнлегенең мәгънәсе" дигән темага фәнни-практик конференция узачак. Конференциягә багышлап ике яңа китап та дөнья күрде....

28 октябрьдә Мамадышта Казан керәшен мәктәбенә нигез салучы, анда иң беренче укытучы һәм керәшеннәрне агартучы булган отец Василий Тимофеевның тууына 175 ел тулу уңаеннан, "Өлкәдә яшәүче керәшен халкын рухи яктан үстерүдә В. Т. Тимофеевның дини-педагогик эшчәнлегенең мәгънәсе" дигән темага фәнни-практик конференция узачак. Конференциягә багышлап ике яңа китап та дөнья күрде. Аның берсе - 1886 елда Казан университеты тарафыннан чыгарылган "Керәшеннәргә Н. И. Ильминский хатлары" исемендәге китапның репринт басмасы Казан шәһәре керәшен хәрәкәте ветераннар советы программасы нигезендә, ә икенчесе, "Казанская центральная крещено-татарская школа. Материалы для истории христианского просвещения крещенных татар" китабының репринт басмасы Мамадыш районы башлыгы Анатолий Петрович Иванов ярдәмендә басылды.

Конференция Аркадий Фокин җитәкләгән Казан шәһәре керәшен хәрәкәте ветераннар советы инициативасы һәм Мамадыш районы җитәкчелеге ярдәме белән уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев