Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Конфедерацияләр Кубогы кунакларына Лаеш районының фольклор ансамбльләре тәкъдим ителде

Кунаклар алдында өч фольклор коллективы: "Бибинур" - татар, "Каравон" - рус халык һәм "Көмеш" керәшен биюләрен башкаручылары чыгышы тәкъдим ителде.

Бүген Казанда FIFA Конфедерацияләр Кубогы кунакларына Татарстандагы Лаеш районының этник традицияләрен тәкъдим иттеләр. "Пирамида" күңел ачу үзәгендә Лаешның Державин исемендәге музее интерактив мәйданы ачылды. Кунаклар алдында өч фольклор коллективы: "Бибинур" - татар, "Каравон" - рус халык, һәм "Көмеш" керәшен биюләрен башкаручылары чыгышы тәкъдим ителде.

"Көмеш" ("Серебро") фольклор балалар ансамбле Ташкирмән авылы мәктәбенең 15 укучысын берләштерә. Балалар җирле керәшен мәдәниятен, йолаларын халыкка җиткерә.

"Бибинур" татар халык ансамбле сәнгать җитәкчесе Рәмзия Гайфуллина иҗат коллективын инде 13 ел җитәкли. Ансамбльгә Атабай авылының 20 кешесе йөри. Алар халык бәйрәмнәрендә туристларны каршылый.

Өч йөз еллык тарихы булган рус халык бәйрәме "Каравон" быел Никольское авылында 25нче тапкыр рәттән билгеләп үтелде. Бәйрәмгә 20 меңләп кеше җыелган иде. Кунаклар алдында башкарылган "Каравон" рус халык ансамбле чыгышлары да, бүгенге кебек, яратып кабул ителде.

Интерактив күргәзмәдә Лаеш районына оештырылучы экскурсияләр турында да белделәр. Кунакларга мозаика үрүе буенча мастер-класс та үткәрелде.
Конфедерацияләр Кубогы кунаклары Лаеш районы кулинарлары тәм-томнарын - чәк-чәк һәм кош телен татып карадылар.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев