Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Комазан Башы һәм Дүсмәтлеләр Пручти көндә кичерү сорап, теләк иттеләр

Мамадыш районының Комазан Башы авылында Май чабу бәйрәме узды

Карендәшләргә кунак булып күрше Дүсмәт авылыннан "Җиңгәчәйләр" халык фольклор ансамбле дә килде. 
Комазан Башы һәм Дүсмәт – бер-берсеннән 4  чакрым ераклыкта урнашкан, гомер-гомергә кунакка, кичке уеннарга йөрешеп, килен төшереп, туганлашып беткән авыллар. Шатлыклары да, кайгылары да уртак. Ата-бабадан калган йолаларга, милли культурага аеруча сак карап, керәшен булулары белән горурланып, халкыбызның бәйрәмнәрен ихтирам итеп яшиләр.
Май чабу бәйрәме дә бер-берләреннән кичерү сорап башланды. Бүген – Пручти көн дә бит. "Белеп яки белмичә үпкәләткән, каты кагылган булсак – кичерегез", – диеп кочаклашты алар. 
Кояш көлеп караса да, яз белән кыш әле нык сынаша. Шулай да, күңелле уеннар, матур җыру һәм биюләр туңарга ирек бирмәде. Халык кәтәйсә дә йөрде, кайнар тәбикмәк һәм шишаралар белән чәй эчте.


"Якын күршеләребез – "Карендәшләр" ансамбле түтиләре Качмануга безгә кунакка төшкән иде. Ул чагында да бик рәхәтләнеп ял иткән идек. Бүген дә бик күңелле булды. 7 март көнне бергәләп безнең авылда концерт кичәсе дә әзерлибез", – дип сөйләде Дүсмәтнең "Җиңгәчәйләр" ансамбле солисты Елизавета Исакова. 
"Ансамблебез соңгы елда зур үзгәрешләр кичерде, яңа сулыш алдык. Безнең коллективка шәһәрдә яшәүче авылдашлар да кушылды. Бергә без шундый көчле. Бүген авылыбызда иртәдән кичкә кадәр бәйрәм", – диде Комазан Башы авылы клубы директоры Мария Андреева. 
Халык кызыклы уеннар уйнаган арада, табада – тәбикмәк, зур казанда пылау пеште. 

Соңыннан җазыклар карачкысын яндырдылар. "Дөньялар тыныч, күңелләребез чиста булсын", – дип теләк иттеләр Комазан Башы һәм Дүсмәт авыллары. 

Май чабудан видеоязма

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев