Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Коля бәете

7 октябрь көнне Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы егете Николай Белугинның авариядә гомере өзелү хәбәре бөтен республикага тарала. Иптәшенең туена диеп ашыккан 23 яшьлек, үзе әле өйләнергә өлгермәгән өрлектәй егетнең фаҗигале төстә арабыздан китеп баруы Коляның якыннары, дуслары, авыл халкы йөрәгенә авыр яра сала. Алдагы тормышка матур планнар корып, канатланып...

7 октябрь көнне Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы егете Николай Белугинның авариядә гомере өзелү хәбәре бөтен республикага тарала. Иптәшенең туена диеп ашыккан 23 яшьлек, үзе әле өйләнергә өлгермәгән өрлектәй егетнең фаҗигале төстә арабыздан китеп баруы Коляның якыннары, дуслары, авыл халкы йөрәгенә авыр яра сала. Алдагы тормышка матур планнар корып, канатланып яшисе урында ...

Гомере менә шулай кинәттән өзелгән егетне югалту ачысы күпләрнең күңелләреннән ташып чыгып, бәет юлларына күчә. Әлеге бәетне Светлана Малова-Сөнгатуллина "ВКонтакте" социаль челтәренә язып урнаштырган.

Октябрьнең жидесе
Безгә кайгы китерде.
Үзәкләребезне өзеп,
Башыбызны идерде.
Йөрәкләрдә ачы хәсрәт,
Күзгә кайнар яшь тулды.
Фаҗигале рәвештә
Колябыз вафат булды.
Уңган идең, булган идең,
Ут иде кулларыңда.
Әҗәл көтеп торган икән
Иске
Йорт юлларында.
Күз алларында торасың
Һаман елмаеп-көлеп.
Үзәкләр өзелер инде
Фотолары
ңны күреп.
Па
паң белән мамаң өчен
Син бик зур терәк идең.
Туганнарга һәм дусларга
Син бик
тә кирәк идең.
Ярдәмчел һәм юмарт идең,
Барыбызга булыштың.
Ал-ялны белми эшләдең,
Булсын
, диеп тырыштың.
Папа-мама, бәгырьләрем,
Бигрәк сабыр үзегез.
Сез безгә һәрвакыт кирәк,
Тигез гомер итегез
.
Мама, пешкән ашларыңны
Дуртебезг
ә бүләрсең.
"Хәзер эштән кайта", диеп
Ышанмыйча көтәрсең
.
Егерме дүртне дә тутырмый
Кереп яттым гүрләргә.
Коля диеп эндәшер
сез
Инде хәзер кемнәргә?
Кире кайтмый шул киткәннәр,
Бу дөнья - кунак кына.
Язмышны үзгәртеп булмый
Өзелеп елап кына.
Капка т
өбендә машинаң
Моңаеп сине көтә.
Шул машина
га карагач
Үзәк өзелеп китә.
Сагынырбыз, юксынырбыз,
Ышанмый күңелләр дә.
Матур елмаюың белән
Яшәрсең йөрәкләрдә.

"Василий улы Николай",-
Яздык кабер ташыңа.
Шул машина җитә икән
Ир-егетләр башына.
Коляга
дип иман укыйм,
Ходаем
, Үзең кабул ит!
Каберләрен нурлы итеп,
Оҗмахларың насыйп ит!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев