Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Көчле кешеләрне яратам…

Җырның, әйтерсең, башкаручысы гына бар, ә атасы-анасы, ягъни композиторы һәм сүзләренең авторы, гомумән булмаган. Ә бит ул күктән төшми.

Аның җырларын эстрада йолдызлары Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Гөлдания Хәйруллина, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Гүзәлем һәм Салават Миңнеханов, Алсу Әбелханова, Дилә Нигъмәтуллина, Болгар кызлары һ.б. башкара. Ул Лилия Таһирова, Альфред Якшимбетов, Зөфәр Хәйретдинов, Владимир Федоров, Оскар Усманов кебек композиторлар белән хезмәттәшлек итә. Мине аның, һөнәре буенча юрист була торып, ни өчен җыр текстлары язарга керешүе, татар эстрадасы Олимпын яуларга омтылуы кызыксындыра…

Рифмалы балачак

— Дөресен әйткәндә, мин кечкенәдән яза идем, — дип башлый сүзен Анна Попова. – Мәктәптә укыганда ук. Ике шигырем (аның берсе Габдулла Тукайга багышланган иде, икенчесе, хәтерләмим, Җәлилгә түгелме икән) укытучыны да, мәктәп директорын да сокландырды, мине һәртөрле шигырь бәйгеләренә чыгыш ясарга йөртә башладылар. Чыгыш ясаганнан соң, исемнәре билгеле, дәрәҗәле шагыйрь абый-апалар белән таныштыралар. Мин аларның күбесен белми дә идем…

Әмма мәктәпнең йогынтысы ул кадәр тирән булгандыр, дип әйтә алмыйм, мин бит русча укыдым. Ә менә авылның, әби-бабайның йогынтысы – бәхәссез. Искә алуларына караганда, кечкенә чагымда ук шигырь белән «сөйләгәнмен», рифмалаштырып йөргәнмен. Балачагым Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында алар янында үтте. Әни белән әти эш белән мәшгуль иделәр – Казанда. Ялларда, бәйрәмнәрдә генә кайтып йөриләр. Балачагымның әби белән бабай, карт әбием янында узуына сөенәм хәзер: алар миңа бөтен гореф-гадәтләрне, ә иң мөһиме – телне сеңдергәннәр. Юкса мин телне белмәс идем.

Хәтерлим: әбиләр шагыйрьләрне яттан укый иде. Кемнәр булды икән инде ул – шул ук Тукай, Җәлилме, Такташмы? Балачакта анысына әллә ни игътибар итмисең бит, детальләр һәм вакыйгаларның асылы гына истә кала. Минем очракта бу – әбиләрнең шигырьләре һәм җырлары. Күрәмсең, миндә әнә шул чактан ук шигырь белән көй бербөтен булып оешкандыр. Ә аннары, югары классларда укыганда, бөтенләй язмый башладым. Башка кызыксынулар пәйда булды…

Кеше кайвакыт кеше икәнен онытып җибәрә 

— Киләчәктә шагыйрь булам дигән омтылыш юк иде синдә, димәк?

— Андый уйның башыма да килгәне булмады. Мин башта медицина буенча китәрмен, дип уйлаган идем. Гаилә дуслары арасында табиблар бар, шуңа бу профессиянең нечкәлекләре белән яхшы гына танышмын. Әмма әти белән әни ниятемне хупламады. Ә менә юридик белем алуымны, киресенчә, дөрес дип санадылар. Бу төпле, җитди һөнәр. Юрист кеше, алар фикеренчә, беркайчан да үз тамагын үзе туйдыра алмыйча ач утырмый.

— Бу һөнәрне сайлаганда, иң элек нәкъ менә престижына игътибар итәләр дә бит. Синең өчен бу мөһим идеме?

— Соңгы урында түгел. Шул ук медик һөнәре дә престижлы санала бит, әмма юриспруденцияне сайладым. Төгәл кеше мин, уйлап эш итәргә яратам, һәр нәрсәне җентекләп анализлап карыйм. Ә юристның эше – күбесенчә нәкъ менә законнар белән эш итү, аларны җентекләп өйрәнеп чыгып, иң үтемле юлны табу.

— Һөнәреңнең иң кыен яклары нинди?

— Прокуратурада эшләгәндә, практика вакытында, төрле ситуацияләр белән очрашырга туры килде – кешеләр арасында кемнәр генә юк. Чын җинаять белән күзгә-күз очрашканда, психологик яктан шактый кыенга килә. «Коры вазыйфа» итеп кенә карый алмыйсың эшеңә.

— Шәхси практика белән шөгыльләнергә теләгең юкмы?

— Еш мөрәҗәгать итәләр: танышлар, дуслар. Тормышында кыен ситуация килеп чыкса, кеше бит шунда ук таныш юрист эзли башлый. Танышларның эшенә алыну – зур җаваплылык. Бар да ниятләгәнчә, планлаштырганча килеп чыкмаса, борчылып, үзеңне «ашап» йөрисең. Җитмәсә, таныш-белешләр эмоциональ яктан да бик күп энергия таләп итә: аларга тиз һәм гарантияле булсын. Әмма була шундый эшләр: аларга әзерләнер өчен әллә никадәрле законнарны актарып, бик озаклап, җентекләп өйрәнеп утырырга кирәк. Яки эш, син ничек кенә тырышсаң, күпме энергия түксәң дә, барып чыкмый. «Проигрышный» дигән атама бар бездә. Ләкин бит танышың синнән могҗиза көтә.

— Андый очраклар күп булдымы?

— Берничә очрак булды. Нигездә җир-милек, аерылышу белән бәйле мәсьәләләр. Таныш-белешләргә үзем белгән башка юристларны тәкъдим итәм хәзер. «Кулымнан килгәнчә ярдәм итәм, кеше табам, әмма үзем алынмыйм, гафу итегез, эшем күп», — дим.

— Иң хәтереңдә калган процесс кайсысы?

Аерылышу процессы – бер-берсенә бергә булабыз, дип антлар эчкән, кайчандыр яратышкан кешеләр этле-мәчеле булып бетәләр. Карап торасың да аптырыйсың: талашалар, җикеренәләр, алдашалар, мөлкәт бүләләр, балаларын. Балалар бүлешкәнне карап тору – аеруча аяныч. Кеше кайвакыт кеше икәнен онытып җибәрә…

Шагыйрьлеккә дәгъва белдермим  

— Ни генә димә, иҗат кешесе өчен – зур тормыш тәҗрибәсе, үзенә күрә мәктәп…

— Шуларны күреп торып, яза башлагансың яңадан, диюеңме? Юк, мин тормышны, кешеләр арасындагы коллизияләрне элек тә күзәтергә ярата идем. Анализларга. Ә яңадан яза башлавымның сәбәбе бик баналь, хәтта «кызларча» — озак еллар йөргән егетем белән аерылышкач башланды…

— Яраларны ялгау өченме, әллә аңа нидер исбат итәр өченме?

— Тормышымда пәйда булган бушлыкны тутырыр өчен, бәлки. Ниндидер яңалык, иҗат белән… Без әйбәт, дустанә мөнәсәбәтләрдә калдык, хәзер дә аралашабыз. Мин гомумән кешеләр белән арамны кырт өзәргә яратмыйм. Дөнья ич бу, кем-кемгә кирәк булмас. Баштарак ул минем текстларга язылган җырларны тыңлый да, кара, син нинди зур кеше булып киттең, ди иде. Хәзер дә күзәтеп бара иҗатымны.

— Шәхси кичерешләр, тормышыңдагы вакыйгалар җырларыңда ни дәрәҗәдә чагыла?  

— Чагылмый калмыйдыр инде. Әти-әни, әби-бабай, тормыштагы кайбер кыйммәтләр – болары һәммәбезгә дә уртак. Ә хисләргә килгәндә… Мәхәббәт турында язганда, гадәттә, үзең кичергәннәргә таянасың. Текстлар – синдә кайнаган давылларның тышка чыккан аз гына өлеше… Үземне хисләрен чәчеп-түгеп йөри торган кеше дип әйтә алмыйм. Тормышта мин сабыр, тыныч, тигез холыклы. Көчле кеше, дип тә әйтә алам үземне. Арлашканда да үз максатына ирешә торган көчле кешеләр белән аралашырга яратам. Мәми авыз, елакларны өнәмим. Тирә-юньдәгеләр эчемдә ниләр кайнаганын белмәскә, сизмәскә дә мөмкиннәр. Хәтта әти-әниемне дә борчымыйм проблемаларым белән. Алина исемле дус кызым бар, барысын да аның белән уртаклашам. Әмма дусларым күп түгел. Территориямә кемне дә булса якын китерергә ашыкмыйм, башта озаклап сыныйм кешене, күзәтәм.

— Эстрада өчен җырларны, гадәттә, заказ биреп яздыралар, темасын да заказчы билгели – әткәй-әнкәй, туган нигез, туган көн турында һ.б. Болар безнең эстраданың бер шаблонына әверелде бугай.    

—  Миннән дә кайбер артистлар шулай сорый, темасын әйтә, йә булмаса, менә шуның турында язып бирә аласыңмы, дип сорый. Шулай махсус темага язган җырларым да бар. Ә иң күңеллесе – син тәкъдим иткән текстны сайлап алулары. Йә бөтенләй очраклы рәвештә юлыгулары текстыңа. Әмма бу – сирәк очрый торган күренеш.

— Ни өчен? Җырчылар гомумән шагыйрьләрне укымыйлар, димәк? Ә бит безнең бүгенге шигърият бик югары дәрәҗәдә…

— Бу бит инде гел әйтелә торган сүз: әйбәт текст таба алмыйбыз, дип зарлана җырчылар. Менә син шигърият көчле, дисең, ә бит җыр тексты шигырьдән аерыла…

— Әмма бит әйбәт шигырьдән матур җыр тексты хәстәрләү түбән сыйфатлы, профессиональ булмаган текстларга көй салудан барыбер дә үтемлерәк?

— Мин – Язучылар берлеге әгъзасы да түгел, шагыйрь исеменә дә дәгъва итмим, китаплар чыгарырга да җыенмыйм. Болар миңа нәрсәгә? Үзем булдыра алганча җыр текстлары язам, күңелем кушканны эшлим. Язганнарымны кемдер ошата икән, шатланам. Концерттан соң, олы яшьтәге әби-апаларның, яныма килеп: «Рәхмәт, кызым, бик гыйбрәтле, матур җырыңның сүзләре», — дигәннәре бар. Башкаручы  әйтергә мөмкин: «Менә бу текстның авторы – Анна Попова, ул залда утыра», — ди, һәм мине торгыза. Шулчак китә тирә-юньдә чыш-пыш, үземә дә әйткәннәре бар: «Без сине карт бер ханым дип уйлый идек, япь-яшь башың белән ничек мондый җырлар яза аласың…»

— Тәнкыйди фикерләрнең бер дә яңгыраганы юкмы?

— «Шәһәр баласы нәрсә яза алсын инде», — дип тәнкыйтьләүчеләр бик күп булды. Баштарак бу мине борчый иде, ә хәзер ияләштем. Тәнкыйть кирәк, әмма ул конструктив булсын иде.

— Гадәттә, җырчылар текст авторларын оныталар…

— Әйе, бу бик зур проблема. Җырның, әйтерсең, башкаручысы гына бар, ә атасы-анасы, ягъни композиторы һәм сүзләренең авторы, гомумән булмаган. Ә бит ул күктән төшми. Композитор белән текст язучы җыр дөньяга килсен өчен бигрәк тә күп көч куя. Син залда утырганда, җырчы, күңелеңне күрер өчен булса да, ярар, искә ала. Булмаганда, исемеңне атарга онытырга да мөмкин.

— Элек авторлык хокуклары дигән нәрсә булган. Белүемчә, бу хәзер дә бар. Сез бит җырны регистрациялисез, аның өчен махсус акча түләнергә тиеш. Юрист буларак, текст авторларының хокукларын яклау турында уйлап караганың юкмы?

— Мин акча мәсьәләсенә кагылырга теләмәс идем. Ул шактый четерекле һәм тулаем системага салынмаган өлкә. Россия авторлар җәмгыяте бу юнәлештә эш алып бара, билгеле, аның Татарстан филиалы да бар. Әмма алар текст авторларын гадәттә оныталар, белмим, нишләп шулайдыр. Шәхси практика турында сүз чыккан иде бит, менә шул юнәлештә киләчәктә эшләргә теләк бар.

— Татар эстрадасы йолдызларына язган җыр текстлары белән генә акча эшләп һәм яшәп буламы?

— Башкалар ничектер, мин үзем алган һөнәрем буенча эшләп тамак туйдырам. Акча өчен язмыйм, шушы өлкәдә үземне табарга теләгәнгә язам. Баштан ук куйган максатым табыш алу түгел иде.

— Бүген текст язучылар арасында конкуренция көчлеме? Бу өлкәдә үз урыныңны билгеләр өчен күпме вакыт кирәк булды?

— Конкуренция бик көчле. Беренче елны текстларымны таныту өчен бик нык эшләдем: төрле композиторларга тәкъдим итеп карадым, бәйләнешләр булдырдым. Бу бит шоу-бизнес, монда язган текстыңы кайчан килеп алырлар икән, дип, көтеп утырып булмый. Хәзер гомумән оялып, көтеп утыру заманы түгел. Тир түгеп үзеңне пиарлау юнәлешендә эшлисең. Шуннан сине белә башлыйлар. Кемгә дә булса, текст кирәк икән, ул бит шунда ук «база»дан барлап чыга: менә бу автор бар, дип, менә монысы… Табигый эшлекле процесс.

Баяннан башка да инструментлар бар 

— Татар эстрадасының дәрәҗәсен, конкретлаштырып әйтсәк, эстетикасын күтәрер өчен синеңчә нәрсә эшләргә кирәк?

— Минемчә, татар эстрада сәнгатенә музыкаль яктан алгарыш җитеп бетми, һаман да шул баян бездә. Әйтерсең, аннан кала инструментлар юк. Без рус эстрадасына, чит ил башкаручыларына йөз тотмыйбыз.

— Минемчә, киресенчә, безнең Россия сәхнәсендәге ноу-хауларны кабатлаудан арынганыбыз да юк. Аларның эстрадасы әллә яхшырак хәлдәме?

— Һәрхәлдә, аранжировкалар һәм сәхнә эстетикасы ягыннан – әйе. Минем туганнарым арасында  татар җырларын тыңлаучылар юк диярлек, хәтта авылда яшәүчеләр дә элеккечә бирелеп тыңламый татар җырларын. Эстрада өчен җырлар яза башлагач, туганнарымны татар концертларына йөртә башладым. Безгә төрлелек тә җитеп бетми.

—  Әмма бит шул ук халыкның Әлфия Афзалова, Илһам Шакиров, Вафирә Гыйззәтуллина, Хәйдәр Бигичевларга мөккибән чаклары да булган.  Бәлки, безгә тере тавыш, тере инструментлар җитеп бетмидер? Әйтик, татар альтернатив музыкасында шундый эзләнүләр, «ретрога кайту» шаукымы кузгалып алды бит, ул хәзер дә күпмедер дәвам итә…

— Әгәр кем дә кем музыканың сыйфатын яхшырту юнәлешендә эшли икән, бу бик яхшы. Ә тере тавыш, тере музыка – бу масса өчен була ала микән? Дөресен генә әйткәндә, сорау минем өчен ачык булып кала. Безнең халыкка опера, альтернатив музыка да бик үк якын түгел бит.

— Мин үзем татар җырчылары өчен яза торган авторларның текстларын тикшерер өчен цензура кертү кулай булыр иде, дигән фикердә торам.

— Ә кем тикшерәчәк ул текстларны? Шагыйрьләрме? Бәлки, ул сайланган текстларга композитор гомумән көй язарга теләмәс? Минемчә, бу дөрес юл түгел.

— Иң беренче бәя бирүчең һәм тәнкыйтьчең кем?

— Үзем. Үзем канәгать булсам, башкалар фикере әллә ни йогынты ясамый. Мин бит – Кәҗәмөгез: үзсүзле һәм үземә карата бик таләпчән.

«Елена Владимировна кызы»  (блиц)

Иң зур уңышым: мин һәрчак аз гына булса да әниемә охшарга тырыша идем, ул бик көчле һәм матур шәхес. «Елена Владимировна кызы» диюләре минем өчен – зур бәя. Хәзер инде әнием янына килеп: «Сез Анна Попованың әнисе бит», — дияләр. Бу аларның тәрбиясе бушка китмәгән, мин дә шәхес булып җитешкәнмен, дигән сүз, димәк. Менә бу – минем уңышым.

Иң зур ялгышым: аспирантурга укырга кереп тә аны тәмамламау.

Иң зур куркуым: ялгыз калу.

Иң бәхетле мизгелем: укытучым, аркадашым, дустым, күңелемә якын кеше Оскар Усманов миңа көй бүләк иткәндә булды. Менә бу сюприз булды, ичмасам! Соңыннан мин аңа текст яздым, ул шундый зур җаваплылык таләп итте, белсәң. Без аны дуэт белән башкардык та. «Йөрәгемне өйрәттең сөяргә» дип атала ул җыр.

Иң яраткан язучыларым: Шолохов, Айтматов. «Поднятая целина»ны өч мәртәбә укып чыктым. Соңгы фаворитым –  Ремарк.

Иң яраткан ял урыным: үзебезнең авыл. Монда минем иң матур чакларым – балачагым узды. Әмма монда кайту елдан-ел сагышлырак була бара – әбиләрем инде юк, кадерле кешем – бабакаем – әле, шөкер, исән-сау. Әмма авыл бушап бара…

Татарстан

Автор: Луиза Янсуар

Фотолар: Аня Попова архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев