Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Көндез - кояшка, кич айга багып, яктылыкка дәш, "Айбагыр"!

Керәшен балалары өчен оештырылган “Айбагыр” этнолагеренда 10 ел дәвамында 1000гә якын бала ял иткән

Безнең балалар бездән яхшырак!.. Алар Җирдәге тормышны дәвам иттерүчеләр, безнең көчебез һәм акылыбыз җитмәгән нәрсәләрне танучылар, җиңүчеләр. Кешенең бу дөньяда иң зур казанышы – үзеннән соң матурлык һәм лаеклы алмаш калдыру. Советлар чорыннан соң яңарыш кичереп, күтәрелеп киткән “керәшен хәрәкәте” дә шуңа бер ачык мисал. 2009 елда хәрәкәткә ургылып килеп кергән студентлар – керәшеннәрнең җитдилеген һәм көчен бер башка үстерде. Алар, үз чиратында, игьтибарны тагын да кечерәкләргә, мәктәп балаларына юнәлттеләр. Шулай итеп, керәшен балалары өчен бер-бер артлы яңа проектлар – “Туым жондозы” конкурс-фестивале, “Айбагыр” этнолагере, “Бәрмәнчек бакчасы” фестивале туды. Вакыт белән алар Россиякүләм дәрәҗә яуладылар. Билгеле, боларның барысына да өлкәннәрнең төпле киңәшләре, ярдәме белән белән ирешелде.

Хыял, тырышмасаң, хыял гына булып кала

 

Беренче керәшен яшьләре форумында студент кыз Светлана Максимова тарафыннан “керәшен балалары өчен лагерь оештырырга иде” дип яңгыраган хыял-теләкне тормышка ашыру юллары сикәлтәле булды. Эш башлаулары җиңелләрдән түгел... Балалар булган җирдә уен-көлке генә түгел, дөрес тәрбия һәм җаваплылык та бар. Республика керәшен иҗтимагый оешмасы, “Ак Барс” Холдинг” компаниясе көче белән, 2012 елда “Айбагыр”ның беренче сменасы узды.  Беренче елларда лагерьны Министрлар карамагындагы Әфганстан Республикасы һәм Төньяк Кавказ регионында барган хәрби хәрәкәт ветераннары мәсьәләләре буенча оештырылган Координацион Совет үз канаты астына алып, балаларга патриотик тәрбия бирде.

 “Айбагыр” этносменасы, төрле сәбәпләр аркасында башта – 4 ел Яшел Үзән районы Ильинка авылы янындагы “Мечта” сәламәтләндерү лагере базасында, аннан 2 ел Мамадыш районы Соколка авылы янындагы палаткалы лагерьда һәм менә 4 ел шушы ук районның “Кама” стационар лагеренда тупланды. Шушы елларда Мамадыш администрациясе керәшен лагерена һәрьяклап терәк булды. “Айбагыр”ның палаткалы лагерь вакытында шартлар бераз катырак булса да, балалар саны кимемәве “Айбагыр”ның никадәр саллы җисеме барын күрсәтте. Лагерьны оештыру өчен керәшен оешмасының дәүләт грантлары отуы – “Айбагыр” проектының илебез үсешенә һәм халыкларның культурасын саклауга үзеннән зур өлеш кертүе турында сөйли. “Бәрәкәт” керәшен яшьләре хәрәкәте быелгы сменаны оештыруга, хәтта, Президент гранты да отты.

 

Эш агачы юмарт – китерер җимеш

Сабыйларга халкыбызның йолаларын, фольклорын, үзенчәлекләрен өйрәтү өчен “Айбагыр” лагеренда барлык уңайлыклар да бар. Вожатыйларны “Бәрәкәт” яшьләре активыннан сайлап алалар. Вожатый – балаларга үрнәк булырга тиешле кеше. Алар “Вожатыйлар мәктәбе”ндә психолог һәм төрле педагоглар белән аралашып, мастер-классларда махсус белем туплыйлар. “Айбагыр”ның программасын, методик планын да үзләре төзиләр. Ун ел дәверендә “Айбагыр”да 100дән артык вожатый эшләде. Хәзер вожатыйларның күбесе –  “Айбагыр”ның үзендә тәрбияләнеп үскән яшьләр. 

Республика  керәшен иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова “Айбагыр” лагерена үзләреннән зур өлеш керткән керәшен яшьләре дип – Светлана Максимова, Алиса Спиридонова, Алёна Харионова, Алёна Евдокимова (Кудряшова), Юлия Дувалова, Игорь Шрыков, Виктор һәм Владислав Агаповлар, Альмира Азина, Светлана Фадеева, Артур Сәләхиев һәм Алексей Дмитриевны атады.

“Айбагыр” лагере Татарстаннан читтә яшәүче кечкенә карендәшләребезгә дә милли тәрбия бирә. Керәшен лагеренда 10 ел эчендә Татарстаннан һәм Чиләбе, Киров өлкәләреннән, Удмуртия республикасыннан 1000гә якын бала ял итте.

Смена тәмамлангач та, үзләренең биредә өйрәнгәннәрен бүтәннәр белән теләп уртаклашырга әзер балалар тәрбияләү – лагерьның төп бурычларыннан берсе. “Айбагыр”да тәрбияләнгән балалар мәктәптә дә, студент булгач та актив тормыш алып баралар, “Бәрәкәт” керәшен яшьләре хәрәкәте активистлары булалар; алга таба “Бәрмәнчек” ансамблендә, “Туганайлар” газетасында, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә эшлиләр, “Кряшен чибяре” һәм башка конкурсларда призлы урыннар алалар.  

– “Айбагыр” эшләгән бер дистә ел эчендә керәшен халкы өчен янып торучы бик күп талантлы, акыллы яшьләр үсте. Кайда гына булсалар да алар турында яхшы сүзләр ишетәбез. Без олыгаябыз, ләкин безнең урынга шушындый алмаш килүенә шатланабыз, горурланабыз, – дип сөйләде Людмила Белоусова.

 

“Айбагыр”  магниттай үзенә тарта

“Айбагыр”ның унынчы – юбилей сменасына республиканың төрле районнарыннан 10-17 яшьлек 70 бала ял итәргә килде. Араларында берничә ел “Айбагыр”да тәрбияләнүчеләр дә, быел беренче тапкыр килүчеләр дә бар. Этносмена 13-30 август көннәрендә Мамадыш районындагы “Кама” балаларны сәламәтләндерү лагере базасында уза. Быел монда – “Айбагыр” һәм “Нурлы Алан” этносменалары бергә ял итә.

Балаларны 3 отрядка бүлгәннәр: “Сандугачлар”, “Орлыклар” һәм “Тәңкәләр”. Һәрберсенең үз девизы бар. Һәр отряд якты, төсле футболка һәм кепкалары белән аерылып тора. Әйтерсең, лагерь мәйданчыгы күбәләкле болынга әверелгән. Һәр елдагыча, балаларны яраткан дәдәй-түтиләре каршы алды. Матур гадәт буенча, “Айбагыр” лагеренда сабыйлар вожатыйларына әнә шулай яратып эндәшә. Быел “дәдәй” һәм “түти”ләр – Юлия Дувалова (смена координаторы), Алёна Евдокимова (педагог оештыручы), вожатыйлардан – Аида Сахарова, Кирилл Чернышов һәм Анна Киселева, вожатый ярдәмчеләре – Алексей Заһидуллин, Лиана Самойлова, Эмилия Маямсина. Шулай ук, лагерьның ди-джейе, күп еллар “Айбагыр”да тәрбияләнгән Вадим Шрыковны да әйтергә кирәк.

Алёна Евдокимова (Кудряшова), еллар узгач та, “Айбагыр” балалары белән элемтәдә торуын билгеләп үтте.

– Лагерьда башта 3 ел – вожатый, аннан 6 ел педагог-оештыручы булып эшлим. Беренче елымда ук балаларга терәк, наставник буласым килде. Вожатыйлар арасында шундый кечкенә генә сәламәт конкуренция бар. Чөнки, смена азагында иң яхшы отряд, иң яхшы вожатый билгеләнә. Бу – үзеңне төрле яклап камилләштерү өчен яхшы стимул.

 “Айбагыр”да ял итеп киткән балалар арасында “Алёна түти, минем талантны күреп алып, сәхнәгә чыгардыгыз, оялуым һәм куркуымны җиңәргә булыштыгыз”, – дип, рәхмәт әйтүчеләре дә бар. Лагерьда ел саен бер ук балаларны күрү дә шатландыра. Димәк, эшнең нәтиҗәсе бар, аларга ошый.

Тугыз ел инде җәемне “Айбагыр”сыз күз алдына китерә алмыйм. Бу елларда төрле сфераларда эшләдем, ләкин эшкә урнашканда гел шартым була иде. Бу – җәй көне өч атнага лагерьга бара алу мөмкинлеге. Күп вакытта, төп эшемнән административ отпуск алып булса да лагерьга килә идем. Керәшеннәрнең киләчәге өчен үземнән ниндидер өлеш кертә алуыма сөенәм, – диде Алёна Евдокимова.

9 ел лагерьда ял иткән Яр Чаллы шәһәре Алексей Заһидуллин “Айбагыр”ның иң беренче сменасына 10 яше тулмаганлыктан бара алмавы турында сөйләде. “Әбием шушы “Айбагыр” турында сөйләгәч, башта барасым да килмәде, чөнки, аңа кадәр бер лагерьда ял итү бөтенләй дә ошамаган иде. Беренче тапкыр баргач ук, ярый килгәнмен икән әле, дидем. Яңа дуслар таптым. Керәшен булсам да, халкыбызның культурасын белми идем. “Айбагыр” барысына да өйрәтте. 9 ел рәттән монда ял иттем. Бер генә ел да кәефемне төшермәде. Быел, беренче тапкыр, вожатый буларак килдем. Монысы бөтенләй дә үзгә  халәт, икенче сулышым ачылган күк булды”, – дип, хисләре белән бүлеште Алексей.

Казан шәһәреннән Карина Козлованың “Айбагыр”га быел беренче тапкыр килүе. “Монда бик кызык һәм күңелле. Яңа дусларым белән вакытны бик яхшы уздырабыз, лагерьның төрле чараларында катнашабыз. “Айбагыр” бик тә ошый, чөнки ул – хыял легере”, – дип сөйләде 10 яшьлек Карина. Түбән Кама шәһәреннән Полина Кириллова лагерьга киләсе елда да киләчәкмен, ди. “Тутам берничә ел лагерьга барып, зур кичерешләр белән кайтты. Быел мин дә барырга уйладым. Бик күп яхшы кешеләр белән таныштым. Миңа бигрәк тә столоваядагы аш ошый. Төрле мероприятиеләрдә катнашып, үзеңнең талантыңны үстерә алу мөмкилеге булганга, “Айбагыр” бик тә ошый”, – ди 11 яшьлек Полина.

Камиллекнең чиге юк

2016 елдан лагерьда өчәр ел вожатый һәм смена координаторы булып эшләүче Юлия Дувалова “Айбагыр”ның канатлары тагын да үсүен һәм ныгуын теләде.

– 2016-1017 елларда, финанс аз булганлыктан, палаткалы лагерьда тордык. Сүз дә юк, палаткалы лагерьда этник тәрбия бирү бик авыр, ул күбрәк спортка юнәлдерелгән.  Ел саен лагерьга ниндидер үзгәрешләр кертелә – бер башка үскән кебек булабыз. Әлегә “Айбагыр” балалары бер сменаның яртысын гына били, икенче яртысын – бүтән лагерь. Мондый очракта керәшен тематикасын тулысы белән тормышка ашыру авыррак. Ике лагерь бер-беребезгә яраклашып, юл куеп эшлибез. Камиллекнең чиге юк. Киләчәктә “Айбагыр” тулы бер смена булып яшәсен иде, – дип сөйләде Юлия Дувалова.

Балалар белән эшләү бик мавыктыргыч, шул ук вакытта авыр да. Лагерьда эшләп, зур тормыш тәҗрибәсе алуы турында да әйтте смена координаторы.  

– Алга таба лагерьны теләсә кемгә түгел, ә “Айбагыр”да үскән, чыныккан кешегә тапшырасым килә. Лагерьны “под ключ” әзерләү зур көч таләп итә. Безгә балалардан бик күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк әле. Алар шундый эчкерсез һәм чын. “Айбагыр” сменасын ябып кайтканнан соң, мин берничә көн ашамыйм, эчмим, кеше белән аралашмыйм. Лагерьда кичергән эмоциональ көннәрдән соң, миңа шундый ял кирәк. Эшемне бик бирелеп башкарам. Ләкин балаларның бәхетле күзләрен күреп, боларның барысы да юкка түгел, дип сөенәм, – ди Юлия Дувалова.

Лагерьның һәр көне аерым бер темага багышланды. Керәшен тарихы, культурасы буенча белемнәр, заманча уеннар һәм төрледән-төрле мастер-класслар “Айбагыр”ның һәр көнен онытылмаслык итә. Балалар быел агач кашыкларда уйнарга да, дөнья халыкларының биюләрен дә, автомат сүтеп-җыярга да һәм тагын бик күп кызыклы нәрсәләргә өйрәнделәр. Һәрбер отряд, “Айбагыр” тормышын чагылдырып, хәтта, үз журналларын да чыгарды. Анда балаларның фикерләре, иҗат җимешләре – рәсемнәр, шигырьләр һәм хикәяләр тупланган.

29 август көнне “Айбагыр” этносменасының 10 еллыгы уңаеннан, Мамадыш район мәдәният йортында зур концерт чарасы уздырырга планлаштыралар.

Айбагырмы, әллә көнбагышмы, диләр... Кызык бит, ә! Берәүләр көн белән бәйләгән, икенчеләре – төнне яктыртучы ай белән... Көндез – кояшка, кичләрен айга багып, безне һәрвакыт яктылыкка дәш, “Айбагыр” лагере!  

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев