Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кәләйдә - Казан кунаклары

Кәләйлеләр бик кунакчыл халык. Гомер бакый шундый булган алар. Торыйсын - Кәләйнең престол бәйрэме. Кунак кызлары, егетләре бәйрәмгә төрле яклардан, күрше авыллардан да килгән. Еракта яшәгән авылдашлар да туган авылларын сагынып кайткан.

Бәхетебезгә каршы совхозның легендар җитәкчесе Шайдуллин Зөфәр Газиз улы да кунакчыл иде. Аның класс җитәкчесе - математика укытучысы, безнең яраткан язучыбыз Энҗе апа Мөэминова булган. Зөфәр абый аны үзенә чакырып атналар буе кунак итә торган булган. Энҗе апа авылдашыбыз, Бөек Ватан сугышында һәләк булган Советлар Союзы Герое Токарликов Никита Евдокимовичка багышлап "Яу батыры" поэмасын иҗат иткән. Зөфэр абый Казаннан да язучыларны чакырып кунак итә иде. Ул аларны үз машинасы белән алып кайта торган иде.

Габдулла Тукайның 130 еллык бәйрәм көннәре үтүгә, безнең авылга Казаннан бер төркем язучылар килде. Алар "Казан утлары" журналыннан. Баш мөхәррир Илфак Ибраһимов (шагыйрь - Г.Тукай премиясе лауреаты Мөхәммәт Мирза), проза бүлеге мөхәррире Камил Каримов, халык шагыйре Марсель Галеев, быел гына Тукай премиясенә лаек булган шагыйрь Газинур Морат.

Совет заманында, Шайдуллин Зөфәр Газизович эшләгәндә, сездә кунакта булган идек, дип искә алдылар алар. Сәвия апа пешергән ипекәйне дә онытмаганнар. Аның зурлыгын, тәмен, бүген генә ашагандай итеп мактап телгә алдылар.

Әдипләребез үзләренең шигырьләрен укыды, укучыларның сорауларына җавап бирделәр. Авылның йөзек кашы булган "Кәләем" ансамбленең чыгышын бик яратып карадылар. Кунаклар сорауы буенча гел керәшен халык җырлары гына яңгырады. Авылыбыз сандугачы Валентина Исламова "Кәләй урамнары" җырын башкарды. Балаларның "Сюрприз" бию төркеме кунакларга матур биюләр бүләк итте.

Китапханә мөдире Зөһрә Спиридонова кунак-язучыларның китап күргәзмәсен әзерләгән иде. Язучылар китапханәгә яңа китапларын да бүләк иттеләр.

Агымдагы 2016 ел юбилейларга бик бай. Беренчедән ул Тукай елы. М.Җәлилгә 110 ел, Һ.Такташка 115 ел булды. Шагыйрәбез Клара Булатованың 80 яшьлек юбилеен бәйрәм иттек. Әлмәт төбәгендә иҗат иткән Гамил Афзалның 23 майда 95 еллык юбилее. Октябрьдә Саҗидә Сөләйманованың 90 еллык юбилее. Яраткан язучыбыз Нур Әхмәдиевка 14 декабрьдә 70 яшь тула.

Очрашуга килгәндә - ул 13 май көнне узды. Көн яңгырлы, күктә кояш та юк иде. Ул көнне кояш безнең мәдәният йортында иде кебек. Чынлап та "Казан утлары" журналы язучылар өчен генә түгел, бөтен халык өчен җирдәге кояшыбыз ул. Авылыбызга тере классиклар килүе безнең өчен зур мәртәбә.

Кәләйлеләрне тагын да матур очрашулар көтсен.

Зинаида Захарова,

Кәләй авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев