Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кәҗәләре дә – Татарстаннан...

Чиләбе өлкәсенең Агапов районында яшәүче карендәшебез Любовь Барышникова төрледән-төрле сырлар ясый. Зур шәһәрне ташлап, авылга күченеп кайткач, белгечлеге буенча азык-төлек технологы булган Любовь Барышникова кәҗәләр асрый башлый

Любовь Барышникова Чиләбе өлкәсенең керәшеннәр күпләп яшәүче Нагайбәк районында туып-үскән. “Әбием үзе әби-бабайларының Казан якларыннан булуын бик еш искә алып сөйли иде”, – дип искә ала Люба түти. Үзе дә гаиләсе белән Татарстанга, Казанга еш килә. Бүгенге мавыгуы булган сыр ясау өчен сөт бирә торган кәҗәләрен дә моннан 3-4 ел элек нәкъ Татарстаннан алып кайтканнар.

Кәҗә сөтен сатуга караганда, аннан сыр ясап сатуны күпкә отышлы саный ул. “Сырларны өч ел саттым. Әлегә савым кәҗәләре кимеде, шуңа быел сыр ясау буенча күбрәк тәҗрибә туплау белән шөгыльләнәм. Кайбер технологияләрне Угличтагы институтка барып өйрәндем. Хәзер әле сыр кайнату буенча онлайн мәктәптә укыйм. Өч ел интернет, китаплар аша бөртекләп информация җыя-җыя, бу һөнәрне үзләштереп киләм. Сырның кайбер төрләре бик авыр ясала, тәҗрибә дә сорала. Бервакыт бу эшне ташларга дип тә уйлаган идем. Яңа рецептларны өйрәнгәч, бу уйдан кире кайттым. Кәҗәләр минем чир инде алар, аннан бер дәва да юк кебек. Бу өлкәдә уңышларга ирешергә дигән максатым бар”, – дип планнары белән уртаклаштыЛюбовь Барышникова.

Чиләбедә яшәүче карендәшебезнең әбисе Полина түти дә Хрущев заманында кәҗәләр тоткан. Агачларны кимереп бетерәләр дигән сәбәп белән бу хайваннарны үрчетүне югарыдан тыйгач, аңа кәҗәләрен бөтенләй бетерергә туры килә. “Ул вакытта алар, җылый-җылый, туендыручыларсыз калалар... Нәселебезнең бу малларны яратуы миңа да күчкән. Баштарак кешеләр минем бу мавыгуыма гаҗәпләнәләр, хәтта көлебрәк тә карыйлар иде. Кәҗә асрау акча да китерә башлагач, ярдәмчеләрем дә табылды. Ирем белән бергәләп, җиңел машинада, Владимир өлкәсеннән кәҗә бәтиләре алып кайттык. Интернет аша кәҗәләргә парлар эзлибез, аларны бергәләшеп сайлыйбыз”, – дип сөйләде  яраткан эшен керем чыганагына әйләндергән карендәшебез Любовь Алексеевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев