Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Көлкәмәр авылында яшәүче Саңка түти Леонтьевага 90 яшь

Шушы көннәрдә Питрәч районы Көлкәмәр авылында гомер итүче Александра Тимофеевна Леонтьева 90 яшьлек юбилееын билгеләп үтте.

Беренче Бөтендөнья сугышыннан медаль алып кайткан әтисе кечкенә кызы Саңканы аеруча яраткан, эшкә дә гел үз янына йөрткән.

- Менә әтинең теге алтын медален генә саклый алмаганбыз, ачлык елны аны әни, без - җиде баласын - ач үлемнән алып калу өчен сатып җибәргән, - дип сөйли Саңка түти.

Җиде бала, юбилярның бертуганнары, шулай итеп исән калган, дүрт ир туган әтиләре кебек үк сугыш тегермәне аша да үткән, дүртесе дә исән-сау әйләнеп кайткан, тормыш корып балалар үстергән.

Александра Тимофеевна Көлкәмәр авылыннан Иван Тимофеевка кияүгә чыккан.

- Кибәч кызы ул, шуннан алып кайттым мин аны, - ди Иван дәдәй.

- Көлкәмәрдә туганнарга килгән җирдән күреп калганнар мине, Иванның ата-аналары да бик ошаткан. Алар белән бик тату яшәдек. Бөтен эшне уртага салып киңәшләшә торган идек, - дип искә ала Саңка түти.

Өч бала тәрбияләп үстергән алар. Хәзер инде икесенең дә сәламәтлекләре мактанырлык түгел, күп вакытлары урын өстендә генә уза. Әти-әниләрен уллары Петр белән Алексей тәрбияләп тора.

- Аллага шөкер, балалар бар, Алексей кашыклап ашата үземне. Кызыбыз Нина да атна саен кайтып керәрне юып, җыештырып китә, - ди Саңка түти.

Питрәч районында яшәп килә торган матур традиция буенча, олы бәйрәме белән Александра Тимофеевнаны район җитәкчелеге дә котлады. Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгы Илһам Кашаповтан бүләкне районның социаль яклау бүлеге башлыгы Рәшидә Сәхәбиева һәм районның ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина тапшырды. Юбилярны бәйрәме белән Керәшен Сәрдәсе авылы җирлеге башлыгы Петр Гаврилов та тәбрикләде.

Ольга Шипшова, Питрәч

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев