Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күкеләре кычкыра өзеп...

Татарстанның халык җырчысы Лена Бичарина 12 апрель көнне гомер бәйрәмен каршылый

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләгән карендәшләребезне барлыйм. Раиса Тимофеева, Нәфисә Василова (Анастасия Васильева), Лена Бичарина, Зоя Борисова... Йөзләгән кешедән торган коллективта берничә бөртек. Тик аларны йөз кешенең берсе итеп түгел, ансамбльдә үз урынын, үз йөзен булдырган үзәк җырчы итеп кабул итәсең. Илленче еллардан башлап бүгенгә кадәр сузылып килә әлеге чылбыр. Шушы ансамбльдә канатын чыгарган, ике дистә елдан артык солист булып эшләгән Татарстанның халык җырчысы Лена Бичарина бу көннәрдә күркәм юбилеен каршылый. Бу язмам - шул уңайдан.

Чылбыр

Сүз башына кабаттан әйләнеп кайтыйк. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле оешуга, Раиса Тимофеева, беренчеләрдән булып барып эләгә. Керәшеннәрдән бердәнбер. Аныкы кебек тавыш берәүдә дә булмый - солист итәләр үзен.

Аннары ансамбльгә Нәфисә Василова килә. Музыкаль белеме дә юк, үзен гел чукып торалар. Керәшеннәрдән берәү генә. 50-60 кеше арасыннан сайлап, аны солист итәләр. Чөнки тавышы белән аңа җитүче башка берәү табылмый. Аннары, Лена Бичарина килә.

Раиса Тимофееваны күрә алмадым. Аның катнашында телевизион язмалар төшерелмәгәндер. Нәфисә Василова белән бер тапкыр очрашырга туры килде. "Керәшен җырулары" пластинкасы чыккач, аның презентациясен Алабуга шәһәрендә уздырдылар. Җырчыны-"живьем" шунда күрдем, җырларын шунда ишеттем.

Лена Бичарина катнашында төшерелгән телевизион язмаларны шактый карадым. Аның тавышы да, сәхнәдә үз-үзен тотышы да башкаларныкыннан үзгә, күңелемә аерата якын. Бер күрешеп, якыннан аралашасым килеп йөри идем. Үзенә барып сүз катарга кыюлыгым җитмәде.

Көтмәгәндә-уйламаганда, шундый җай килеп чыкты. Бер елны "Бәрмәнчек" ансамблен Питер шәһәренә концерт белән чакырдылар. Лена Бичарина да җырлыйсы икән. Ә мин "Туганайлар" журналисты буларак барам.

"Керәшеннең Зыкинасы"

Поездда бергә бардык, гостиницада да бер номерда тордык. Искиткеч гади, эчкерсез, рәхәт итеп аралаша торган компанейский кеше икән. Кызыгын да сөйли, көлдереп тә ала, шуның арасына гыйбрәтле хәлләрне дә кыстырып куя. Мине иң гаҗәпләндергәне шул булды - юк кына әйбергә дә балаларча куана белә ул. Олысымаклыкның, "йолдызлану"ның әсәре дә күренми.

Аннары тагын - һәр нәрсәгә үтә дә җаваплы каравы ошады. Концерт алдыннан үзе өчен дә, яшьләр өчен дә бик дулкынланды. "Җырчы булып кына түгел, керәшен буларак та үз-үзебезне күрсәтергә килдек. Уен эш түгел, бу бит - Петербург", - дип борчылды ул. Әмма юкка. Җырлаган һәрбер җыры тамашачыга тансык сый булды. "Керәшеннең үз Зыкинасы бар икән", - дигән бәяне бирде аңа Петербург тамашачысы. Хәзерге җырчыларның күпчелеге сәхнәдә үзен, ничектер, ясалма итеп, кыланчыграк итеп тотарга ярата. Ә менә Лена Бичарина кыланмый, ул табигый.

Алда исемнәре әйтеп кителгән бу дүрт җырчы бер-берләренә нык охшаган кебек. Барысы да чибәрләр, зифа буйлылар, шәп тавышлылар. Тик аларның һәрберсе аерым талант, һәрберсенең үз йөзе, үз чибәрлеге бар.

Җан сыктавы

Керәшендә җырлар бик күп. Шулар арасыннан берсен аерып күрсәтәсем килә. Аны 90 елларда Николай Храмов җырлый иде. Сүзләре мондый:

Урман юлкайлары өзек лә өзек,

Күкеләре кычкыра өзеп.

Күкеләре кычкырадыр ла өзеп,

Сезне сагынуга булмый түзеп.

Сарылай гына чәчәк ата гомбагыш,

Шушылай утыру безгә юаныч.

Әрле-бирле килә сарылай гомбагыш

Шушылай җыйылу безгә куаныч.

Тирәнгә кереп аңлаган кеше өчен, җырның көе дә, сүзләре дә искитмәле. Безнең язмышны - керәшен язмышын аңлатучы бик гыйбрәтле җыр бу. Таралышкан туганнар сагынышып бергә җыелышкач, шулай җырлашканнар. Урман ул - керәшеннең тормышы. Урман юлкайлары өзек-өзек, диелә җырда. Керәшен тарихы да шундый - өзекле-өзекле юл кебек бит. "Күкеләре кычкыра өзеп". Күкеләр - безнең талантлы кешеләребез - шушы Ибушев, Казанцевалар, Васильева, Тимофеева, Бичариналарыбыз ул.

"Әрле-бирле килә сарылай гомбагыш" дигәне дә без. Әрле-бирле киләбез, җилпердәшәбез, коелабыз, югалабыз... Бу җырны мин шулай кабул итәм. Беренче тапкыр тыңлаганда ук, ул миңа керәшеннең җан сыктавы булып ишетелде. Храмовтан соң аны Лена Бичарина җырлый. Ул да сискәндерерлек, үзәккә үтәрлек итеп башкара.

Теләк

Лена Бичарина турында, язмыш аны иркәләде, дип әйтеп булмый. Аның өлешенә тормыш сынаулары шактый төшкән. Тик, икенче яктан карасаң, нигә әле "язмыш иркәләде" димәскә? Тагын кем әле Татарстанда бер, шундый дәрәҗәле ансамбльдә егерме еллап солист булып торган? Моны язмышның бер бүләге дип карарга кирәктер, минемчә. Олы бүләге.

Лена Бичаринага бүген 70 яшь. Аның тавышына әле яшьләр кызыгырлык, үзен әллә нинди зур сәхнәләрдән җырлатырлык. Кызганыч, соңгы вакытта аны сирәк ишетәбез. Үзләре белән алып йөртсәләр, "Бәрмәнчек"нең дә, башка җырчыларның да программаларын бизәп торучы асылташ булыр иде, югыйсә. Халык аны әле дә ярата, әле дә көтә. Исән чакта бер-беребез турында онытмаска, кадерләребезне белергә кирәк иде дә бит...

Мин Лена Бичаринаны артист итеп кенә түгел, якын туганым - тутам кебек итеп яратам. Иң якын туганыма ни теләсәм, аңа да нәкъ шул теләкләрне телим. Ходай биргән гомерен кирәкле булып, рәхәт итеп, чирләмичә, сау-сәламәт иттереп уздырырга язсын. Юбилеең белән сине, якын туганым!

Валентина Максимова, ветеран журналист

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмят, мелочь, но приятно.

    2
    X