Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Әкият» курчак театры Әлмәндәре: «Тормышыңдагы бәрәкәткә дә, хәтта ялгышларга да рәхмәтле булырга кирәк»

Әтәч, Мокыт, керпе, аучы, Кәкрүшкә… «Әкият» курчак театрында 23 ел эшләү дәверендә Татарстанның атказанган артисты Юрий Чуктиев кемнәрне генә уйнамаган да нинди генә курчакларга җан өрмәгән икән. Аңа иң ябышып калганы һәм иң кадерлесе – Әлмәндәр роледер, мөгаен. «Әкият» Әлмәндәрен бүген ниләр борчый – әнә шул хакта сөйләштек

– Юрий, артист, гадәттә, җәйне ничек үткәрә?

– Кем ничектер, без җәйгә әллә нинди зур планнар кормадык. Чөнки быел өченче балабыз – улыбыз туды. Аңа әле биш ай гына, әти-әнисен янында биетә торган чагы. Ярдәмчем туды дип шатланып йөрим. Үзем белгәнне аңа тапшырып калдырасы иде инде. Ул бит шулай: миңа әти үзе белгәнне өйрәтте, бүген кулымнан эш килә дип, әтигә рәхмәт укыйм. Эш белсәң, тормышың җиңел була. Шуңа күрә театрда эшләгән ва­кытта төзелеш техникумын да тәмамладым. Нинди генә һөнәрне үзләштерсә дә, ир кеше балта, чүкеч, пычкы белән эш итә белергә тиеш. Миңа тагын да җайлы: сулагай булгач, ике кул да эш белә.

– Әзмәвер гәүдә һәм курчак театры. Бу үзеңә дә сәер тоелмыймы?

– Курчакны мин түгел, ул мине сайлады бугай. Мин режиссер белгечлегенә укыдым. Имтиханнарга театр директорлары йөри иде. Нәтиҗәдә Чаллы курчак театрына эшкә чакырдылар. Ул зур тәҗрибә мәктәбе булды. Әмма анда төпләнеп китә алмадым, Казан үзенә тартты. Биредә аз гына Тинчурин театрында эшләп алгач, «Әкият» курчак театрына эшкә урнаштым. Егерме  елдан артык курчаклар арасында.  Курчак – минем уйларым да, яраткан партнерым да. Без хис-тойгылар, хәрәкәт аркылы җансыз әйберне җанландырабыз. Аларга җан өреп, тамашачыга курчакларның эмоцияләрен җибәрәбез. Әзмәвердәй гәүдәм бу театрда бик табигый тоела. Заман белән эшләү алымнары да үзгәрә. Бер актерга берничә роль башкарырга туры килә. Кайчак курчаклар белән дә эшлисең, үзең дә чыгып уйныйсың. Барысын да тиз эшләргә, җәһәт эләктереп алырга кирәк. Бервакыт дусларым да, шушы гәүдәң белән курчак уйнатып йөрисең, дип көлгәннәр иде. Театрга чакырдым үзләрен. Сәхнә артында да булдылар, спектакль дә карадылар. Эшең бик авыр икән, үзеңә булсын, дип киттеләр. Үз күзләрең белән күргәч, карашлар үзгәрә. Әгәр актер хезмәте катлаулы булмаса, аны лаеклы ялга иртәрәк озатмаслар иде. Миңа тагын ике ел эшлисе калды, аннан авыз тутырып, пенсионер булдым дип әйтергә була.

Кайчак, режиссерлыкка укыган килеш… дип сүз башлыйлар. Актерлык хезмәтеңә режиссер күзлегеннән карау зур ярдәм ул. Әмма режиссер булып эшләр өчен режиссер булып туарга кирәк. Илгиз Зәйнигә карыйм да шушы фикерем ныгый.

– Быелгы сезонда Әлмәндәр роле белән истә калдың. Шәүкәт Биктимеровтан соң әлеге рольгә алыну зур җаваплылык. Ничек әзерләндең һәм синең Әлмәндәреңнең аермасы нәрсәдә?

– «Әлдермештән Әлмәндәр»нең мәгънәсе ике театрда да бер – тормышны ярату, гомереңне мәгънәле, матур итеп үткәрү. Мин Әлмәндәр картны тудырганда бабамны да, үзебезнең авыл агаларын да күз алдында тоттым. Сугышка биш улын озатып, берсен генә каршы алырга насыйп булган, анысы да имгәнеп кайткан. Шушы югалтулардан соң да тормышка нәфрәт белән карамаган. Көчле рухлы ил агасы дими, ни дисең Әлмәндәрне? Әлбәттә, бу рольне тартып бетерә алырмынмы икән, дигән шик тә бар иде. Баш режиссер, синең потенциалың бар, дип ышандырды. Авыр роль, спектакльнең буеннан-буена сәхнәдән чыкмыйсың. Миңа калса, килеп чыкты кебек.

Шәүкәт абыйны кабатларга тырышмадым. Кабатланудан куркып, хәтта Камал театры спектакленең язмасын да карамадым. Вакыт-вакыт синнән Шәүкәт абый тавышын ишеттек, дигәч, премьерадан соң, кызыксынып, элеккеге язманы карадым. Чыннан да, шундый мизгелләр бар икән. Мөгаен, кайбер сүзләр уртак бер мәкам, мәгънә белән әйтелә торгандыр.

– Балалар театрында эшләр өчен, яшь барса да, картаймаска, бала җанлы булып калырга кирәк.  Сакаллы сабый булып калуның берәр сере бармы?

– Бала җанлы булмасаң, балалар театрында эшләп булмый торгандыр. Ә яшь булып калуның сере – балалар белән эшләүдәдер. Алардан килгән энергетика тулыландыра безне.

– Балаларың белән курчак уйныйсыңмы?

– Кызларыма сәнгатьне яратуны тапшыра алдым кебек. Алар һәр спектакльгә йөри, аннан соң фикерләрен әйтәләр. Олы кызым рәссам булырга тели, бик матур итеп рәсемнәр ясый, папье-машедан курчаклар иҗат итә. Үскәч, дизайнер булам, ди. Уртанчы кызым да тырыш, дәрестән соң театрга килә, цехларда эш барышын күзәтергә ярата. Мөгаен, алма алмагачыннан ерак төшмәс… Дөрес, безнең һөнәр белән зур акча эшләп булмый дип, балаларына кат-кат тукучылар да бар. Мин андый тыюларга каршы. Нинди һөнәр сайласалар да, бездән хәер-фатиха. Эшләреннән тәм тапсыннар, шунысы иң мөһиме.

Баланың укытучы, артист, я булмаса башка һөнәр сайлавы куркыныч түгел, чынбарлыктан аерылуы куркыныч. Хәзер бит интернет заманы. Анда ниләр генә юк. Интернеттагы мәгълүматлар баланың аңына тәэсир итәргә, психикасын үзгәртергә дә мөмкин. Нәтиҗәләре күренә дә инде: күпләр эшләмичә баю турында хыяллана. Бу бик хәвефле.

Мин интернетны чикләү яклы түгел, заманнан калышырга ярамый. Әмма анда «яшәргә» ярамый. Минем балаларым интернетта көненә ике сәгатьтән артык утырмый.  Безнең балачактагы кебек, урамда уйнап үсмәсәләр дә, табигатьтән аерылмадылар шикелле. Эшкә дә өйрәнеп үсәләр.

– Бала туган телдә сөйләшсен өчен гаилә җаваплымы, мәктәпме? Сезнең гаиләдә бу мәсьәлә ничек хәл ителә?  

– Туган телне саклау дәүләт сәясәте булырга тиеш. Чөнки гаилә генә дә, мәктәп кенә дә тел өчен мохит тудыра алмый. Ул яктан безнең хәлләр өметсез түгел. Театр өлкәсен генә алсак та, курчак театрлары арасында без туган телдә уйнаучы бердәнбер труппа түгел микән әле? Башкортлар да балаларга урысча спектакльләр күрсәтә башладылар. Бөтен театрларга рус теле үтеп керде.

Әлбәттә, ата-анадан да күп нәрсә тора. Телгә, үз милләтеңә мәхәббәтне бала күңеленә бары тик ата-ана гына сала. Безнең балалар өйдә татарча сөйләшә. Җәй көннәрен күбрәк авылда үткәрәләр, анда керәшеннәрнең бай теле, җырлары, фольклорын сеңдерәләр. Моннан тыш ел саен Мамадыш районындагы «Айбагыр» этнолагерена йөриләр. Монда керәшен мәдәниятенең бөтен нечкәлекләрен үзләштерәләр.

– Без бик авыр чорда, чир белән көрәшкән заманда яшибез. Коронавирус тормышны ничек үзгәртте? Кешелек әлеге афәттән берәр сабак алдымы?

– Тормышта бөтен нәрсә кабатлана дип тикмәгә генә әйтмиләр. Элек тә чумага әйләнгән чирләр булган, безнең гомергә коронавирус дигән афәте туры килде. Ниндидер сабак алырбызмы – әлегә әйтеп булмый. Мин аны бердәмлеккә сынау кебегрәк кабул итәм. Бердәм булмасаң, бу афәтне җиңеп булмастыр кебек тоела. Таркалырга күп кирәкми, яңадан җыелу, туплану өчен зур ихтыяр көче таләп ителә.

Блиц-сораулар:

– Яраткан авторың.

– Абдулла Алиш.

– Иң зур теләгең.

– Сәламәт булу.

–  Иң яратмаган сыйфат нинди?

– Ялган һәм көнчелек.

– Иң күркәм сыйфат?

– Тырышлык һәм бер-береңне хөрмәт итү.

–  Шундый мөмкинлек бирелсә, тормышыңда нәрсәне үзгәртер идең?

– Бернәрсәне дә үзгәртмәс идем. Үзең белән гармониядә, үкенечләрсез яшәргә кирәк. Һәр кеше үз бәхете, үз язмышы белән туа. Тормышыңдагы бәрәкәткә дә, хәтта ялгышларга да рәхмәтле булырга кирәк.

"Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев