Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Китап» радиосы Мамадышта «Париж, Париж» дигән нагайбәк җырын башкарды - Видео

«Китап» радиосы Татарстан һәм Башкортстан районнары буйлап авточабышын дәвам итә

Бүген Казанның 1 Май мәйданыннан «Китап» милли радиосының Татарстан һәм Башкортстан районнары буйлап «Мин матурлык эзләп йөрим…» дип исемләнгән авточабышы башланды. Казаннан соң беренче тукталыш Мамадыш шәһәре иде.

Биредә авточабышта катнашучылар һәм "Урагай" керәшен фольклор халык ансамбле «Париж, Париж» дигән нагайбәк җырын башкарды.

«Автотурны әзерләгәндә һәр район, шәһәрдәге чыгышларны үзенчәлекле итәргә тырыштык. „В Париж — через Мамадыш“, — дигән әйтем бар. Шуңа күрә бу җырны махсус өйрәнеп килдек. Мамадыш җырчылары белән рәхәтләнеп бергәләп җырладык», — диде «Китап» радиосының башкарма продюсеры Лилия Кадырова.

Аның сүзләренчә, Мамадыш халкы коллективны бик яратып каршы алган. «Мамадышлылар без килгәнче үк җыелып, уеннар уйнап көтә иде инде. Бик җылы, матур каршы алдылар. Алар белән бу салкын көнне тирләп-пешеп бәйрәм иттек», — диде ул.

«Мин матурлык эзләп йөрим…» дип исемләнгән авточабышның максаты: татар әдәбиятын, традицион музыкаль сәнгатен популярлаштыру, Татарстан һәм Башкортостан арасында дуслык җепләрен ныгыту, башкорт һәм татар халыклары арасындагы меңьеллык милли-мәдәни уртаклыкларны ассызыклау, милләтебезнең әдәби-мәдәни кыйммәтләрен пропагандалаучы «Китап» радиосын популярлаштыру.

 

 Чыганак

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев