Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Киндер тукымасын йомшарту станы

Бу стан көнкүрештә хуҗалык эш коралы буларак та, музыкаль-ритмик характердагы корал буларак та кулланылган.

 Бу җайланма Идел буенда яшәгән барлык халыкларының көнкүреш мәдәнияте өчен хас булган.
Кышкы өмәләрдә, утырмаларда тукылган тукымаларны яз көне, язгы карда агартканнар. Язгы җылы көннәр башлангач, бу тукымаларны төрле җайланмалар ярдәмендә йомшартканнар, шуларның берсе «киндер тукымасын йомшарту станы» булган.
Тукыманы йомшарту өчен аны төяргә кирәк. Тукыма, аны тукмаклагач, йомшарган. Мондый эшне башкару өчен 2-3 метр озынлыктагы шома, чистартылган чыршы бүрәнәләре кулланылган. Бу бүрәнәне ике чалыш аскуймага (кәҗәләргә) беркетелгән киртәгә бау ярдәмендә элеп куйганнар. Гадәттә кызлар тукыма йомшатыр өчен кич-кырын җыелып ишек алдына яисә елга буена чыкканнар. Тукыма салынган бүрәнәнең ике як-ягында чиратлап икешәр кыз тукмаклар (бәләкләр) белән суккалаганнар. Тукыма төргәгенә сугулар билгеле бер көй ритмы астында башкарылган. Дүрт тукмакның суккан тавышы билеле бершр җыр көенең яңгырашын хәтерләткән һәм үзенчәлекле музыкаль-ритмик атмосфера тудырган. Ритмик тавышлар еракка таралган, аларны ишеткәч, яшүсмерләр җыелганнар һәм чиратлап бу эштә ярдәм иткәннәр. Кызлар бер-берсен алыштырып, тукымаларны угып йомшарканнар. Яшьләр тукмак ритмына рәхәтләнеп җырлаганнар, уйнаганнар, биюләр оештырганнар.
"Тукмак тавышларына җырлау бик ямьле, бик күркәм була ул", дип сөйли иде минем әти  – Сарман районы Түбән Чыршылы авылында туып үскән һәм тукмаклап киндер йомшарту эшләрен күреп белгән Макаров Михаил Васильевич (1921–2002).

Фольклорчы-галим, этномузыка белгече Геннадий Макаров язмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев