Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Киләсе елларда пенсияләр елына уртача 6,8 процентка артачак

Моннан тыш, бу чорда Россия Пенсия фонды бюджетына елына 5 трлн сумга кадәр федераль трансферт артуы көтелә

Киләсе өч елда эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе күләме елына уртача 6,8 процентка артачак.

Моннан тыш, бу чорда Россия Пенсия фонды бюджетына елына 5 трлн сумга кадәр федераль трансферт артуы көтелә. Бу хакта Россия Пенсия фондының 2023 елга һәм 2023-2024 елларның планлы чорына бюджет проектына сылтама белән РБК хәбәр итә.

Киләсе елның 1 гыйнварыннан иминият пенсияләре 6,8 процентка индексацияләнә һәм уртача 22 174 сумга кадәр күтәрелә, 2024 елда — 6,1 процентка (23 390 сумга кадәр), ә 2025 елда - 3,6 процентка (24 477 сумга кадәр), диделәр фондта.

Россия Пенсия фондында белдерүләренчә, индексация эшләүче пенсионерларга кагылмаячак.

Документларда аныкланганча, индексация күләме инфляция дәрәҗәсеннән түбәнрәк булырга тиеш түгел. Әмма 2023 елда түләүләрне арттырганда агымдагы елның өстәмә индексациясе күтәрелә, ә 2025 елда ул ике этапта - 2024 елда инфляциянең фаразлана торган күләме һәм соңрак Россия пенсия фондының керемнәре үсеше дәрәҗәсе буенча узачак.

Искәртик, 1 июньнән Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләмәүче өлкән яшьтәге кешеләрнең пенсияләре 10 процентка артты.

ТИ

Фото: unplash.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев