Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Киләсе ел башында Татарстанда 0 градуска кадәр җылытачак

Иртәгә республикада урыны белән һава температурасы -25 градуска кадәр төшәргә мөмкин

Бу атнаның беренче яртысы Татарстанда салкын һәм карлы була, ә Яңа елда республикада сизелерлек җылыта.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә төнлә республикада -21 градуска кадәр салкын, болытлы һава торышы һәм кар көтелә.

29 декабрьдә антициклон йогынтысында явым-төшем ихтималы азая. Төнлә -17..-22 градуска кадәр салкынайта, ә урыны белән терекөмеш баганасы -25 градуска кадәр төшә. Көндез һава температурасы -17..-22 градус булуы көтелә.

Пәнҗешәмбе, 30 декабрьдә, Татарстанга җылы атмосфера фронты якыная, ул кар алып киләчәк. Көндез һава температурасы -8..-13 градус була. Ә төнлә -14..-19 градус, урыны белән -25 градус булуы көтелә.

«2021 елның 31 декабрендә һәм 2022 елның 1 гыйнварында безнең төбәктә салкынча һава торышы көтелә, бераз кар яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы -7…-13 градус, ә көндез 31 декабрьдә -5..-10 градус, 1 гыйнварда -0..-6 градус», диелгән синоптикларның якынча фразларында. 

ТИ

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев