Киләчәкне узганнарга ялгар өчен Палук түтиләр кирәк
Аның хәтере яхшы, күзләре күрә, колагы ишетә. Үзе матур итеп, ипле генә сөйләшә. Аяклары авыртса да, тик кенә утырмый, акрын гына өен тәртипләп тора. Аның үзен балалары хәстәрлиләр. Барысы бергә җыелышып, туксан яшен дә уздырдылар
Палук түтинең кыз чактагы өч бала итәкле сары батист күлмәген, үзе чиккән ак алъяпкычын, “Сүрәкә” ансамбленә үрнәк итеп күрсәтү өчен сорап тордым. Бәйрәмнәрдә генә киелә торган кадерле күлмәк-алъяпкычын ул бүгенге көнгә кадәр сандыгында саклаган. Аның өенә дә үз кулы белән чиккән бистәрләр, тәрәзә пәрдәләре ямь биреп тора.
“Бик авыр елларны күрдек. Ачлык, өс-башка да, ашарга да юк. Кычыткан, алабута, черек бәрәңге җыеп, әни ипи пешерә иде. Ерак болынга барып, җуа җыеп кайтабыз. Шулай булса да, бирешмәдек, күңелләр көр булды. Яхшылыкка өметләндек. Учып Аннасы иман укырга өйрәтте. Үз телебездә бик күп иманнар беләм – дип сөйләде Палук түти үзенең тормышы турында. – Сугыш башланды. Бик авыр булды. Кутумканы җилкәгә асып, басуга чәчәр өчен, ерактан ашлык ташыдык. Аякта – күтәртмәле чабата, шуның белән салкын сулар ерып кайта идек ”.
Ул үзе Балчыклы авылының Петр Калмыков кызы. Тормыш итәргә яхшы кеше дип, 1954 елда ул безнең Келәтле егете, үзеннән өч яшь олы Александр Кузнецовка кияүгә чыга.
Санка дәдәй алтын куллы кеше иде шул. Үзе тимерче дә, балта остасы да. Бер белмәгән эше булмагандыр. Палук түти дә бик сабыр, акыллы, бик тә чибәр иде. Бәйрәмнәрдә оста итеп, чын керәшен җыруларын башлап җырлаучы да иде ул. Авылда бик хөрмәт иттеләр үзләрен. Матур гына яшәп ятканда, 2003 елны Санка дәдәй арабыздан мәңгелеккә китте. Бергә яшәгән, балалар үстергән вакытларын Палук түти хәзер дә сагынып сөйли. Аларның дүрт уллары: Геннадий, Борис, Анатолий, Александр һәм Елена исемле,1970 елгы кызлары бар.
Әле мин баргач та, Палук түти хәтерендә сакланган җыруларны көйләп утырды:
Чишмә ага ла вак кына, ай, ташлыктан,
Бу җыруларымны мин җырлыймын,
Туганнарым, балаларым, шатлыктан.
Кушымта:
Әй, туганнар бер генә,
Сайрашыек гел генә.
Палук түтинең әле хәзер дә тавышы көр чыга. Ул аз гына тын алып торды да, җырлавын дәвам итте:
Стаканнарыңны тулы ла тот,
Стаканнар белән нә сонарсың,
Бу җыруларымны отып калыгыз,
Мине сагынганда җырларсыз.
“Авыл яшьләр белән ямьле”, диләр. Килешәм. Әмма авылларның киләчәген керәшеннең тарихына, узганына ялгар, йола һәм гадәтләрне замана яшьләренә тапшырып калдыру өчен, Палук түти кебек олылар кирәк. Ходай аларга исәнлек, тыныч гомер бирсен.
Мария САВЕЛЬЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев