Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Киләсе елда пенсияләр индексацияләнәчәк

2024 елның 1 гыйнварыннан россиялеләрнең пособие, ана капиталы һ.б. түләүләр индексацияләнәчәк. Бу пенсияләргә дә кагылачак.

Дәүләт Думасы депутаты («Бердәм Россия» фракциясе), Бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы Никита Чаплин «Российская газета»га Яңа елдан пенсионерларның тормышы финанс җәһәтеннән ничек үзгәрәчәге һәм өстәмәләрнең кемнәргә кагылачагы хакында сөйләде.

2024 елда пенсиянең картлык һәм инвалидлык буенча иминият өлешен 7,5 процентка индексациялиләр. Кабул ителгән үзгәрешләр нигезендә, картлык һәм инвалидлык буенча иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләү күләме 8 134,9 сумга кадәр арта. Хәзерге вакытта, гамәлдәге нормалар нигезендә, 2023 елда мондый түләүнең күләме 7 567,3 сум тәшкил итә.

Эшләүче пенсионерлар өчен пенсиянең фиксацияләнгән өлешен индексацияләү каралмаган. «Әмма ел саен 1 августта аларның Россия Социаль фондындагы счетына өстәмә пенсия баллары исәпләнә, алар пенсияне яңадан исәпләүгә йогынты ясый, — дип ачыклык кертте Чаплин. — 2024 елда бер пенсия коэффициенты 133 сум торачак».

1 апрельдән социаль пенсия 7,5 процентка арта, дип искәртте депутат. «Ә 1 октябрьдән хәрби пенсия 4,5 процентка артыр дип көтелә. Инфляция үсү һәм икътисади вазгыятькә бәйле рәвештә пенсияләрне алга таба арттыру турында карар кабул ителәчәк», — дип өстәде парламентарий.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев