Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алина Ахметшина- Майорова: Хыялым – халкыбызның бар матурлыгын, гореф-гадәтләрен чагылдырган клип төшерү

Күптән түгел редакциябездә яшь, талантлы җырчы кыз Алина Ахметшина-Майорова кунак булып китте. Аңа үзебезнең кызыксындырган сорауларыбызны бирдек

“Хәзерге көндә бик күп җырлар өстендә эшлим. Карантин алдыннан Казандагы шәхси музыка мәктәбенә эшкә урнашкан идем. Үч иткәндәй, эшләп китәргә насыйп булмады. Ләкин  мин вакытны бушка уздыра торган кеше түгел. Актив рәвештә аранжировкалар, тавыш, җыр яздыру белән шөгыльләндем. Керәшеннәр арасында үскәч, керәшен тематикасына аерым игътибар бирергә тырышам. Балачактан Яр Чаллы шәһәренең “Карендәшләр” халык ансамбленә  йөрдем, шуңа күрә да халкыбызның җырларын башкару – минем өчен зур горурлык санала. Репертуарымда күп керәшен җырлары бар. Бер ел дәвамында туй-банкетларда “Тихо гуляй, мой милай” керәшен халык җырын җырлыйм. Ул яңа форматта, заманча итеп эшләнелгән. Хыялым – әлеге җырга  халкыбызның бар матурлыгын, гореф-гадәтләрен чагылдырган клип төшерү."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев