Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсәннән Орловлар гаиләсе чишмә буенда өмә уздырганнар

Кайбыч районының Хуҗа Хәсәндә яшәүче Орловлар гаиләсе май бәйрәмнәрендә авылларындагы чишмә тирәсен чистарткан

Чишмәләрне чистарту, төзекләндерү һәм тәрбияләп тору - саваплы эш. Хуҗа Хәсәндә яшәүче Ирина һәм Владимир Орловлар, балалары белән бергәләп, авыл башындагы чишмә тирәсен чистарткан. Бу хакта безгә шул авылда яшәүче Анна Матвеева хәбәр итте. Ирина да, Владимир да “Август-Кайбыч” җәмгыятендә эшли, кызлары Элина Хуҗа Хәсән мәктәбенең 8 классында укый, уллары Матвей балалар бакчасына йөри.

- Бу чишмәгә халык күп йөри. Суны чиләк-көянтә белән дә, зуррак савытларга тутырып, мотоблок һәм машина белән дә ташыйлар. Кызганыч, чишмә тирәсе чүплек оясына әйләнгән иде. Югыйсә, авылыбызда айга ике тапкыр чүп җыялар бит, – диде Анна. – Хәтта шул чишмә янында машиналарын юарга батырчылык итүчеләр дә бар. Чистартканнан соң, чишмә тирәсе ялт итеп калды. Җыештыру гына түгел, чисталыкны саклау да мөһим. Авылдашларыбыз Орловларның хезмәтенә хөрмәт белән карап, изге урынны бүтән андый аяныч хәлгә төшермәсәк иде”.

"Кайбыч таңнары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев