Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсән мәктәбе укучылары юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә

Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен бакчаларда, башлангыч классларда өйрәтү – хәзерге заманның иң актуаль мәсьәләсе

“Хәзерге югары технологияләр заманында юлларда автотранспорт саны, машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның һәлакәткә юлыгу куркынычы да көчәя.

“Безнең Хуҗа Хәсән мәктәбендә башлангыч класс укучылары юл йөрү кагыйдәләрен “Әйләнә-тирә дөнья” дәресләрендә, класстан тыш чараларда өйрәнәләр. Белемнәрен ныграк үзләштерү өчен уен-дәресләр, викториналар, рәсем күргәзмәләре оештырабыз. “Сак бул, юл!”, “Юл йөрү кагыйдәләре белгечләре”, “Светофор безнең дустыбыз” уен викториналарында юлларда транспортка бәйле авариягә юлыкмас өчен укучыларның үзләре өйрәнгән юл хәрәкәте кагыйдәләре ныгытыла. Дәресләрдә балалар актив катнаша, сорауларга төгәл җаваплар бирәләр. Бала чактан күңеленә салган белемнәрне алар үсеп җиткәч тә онытмый, тормышта, көнкүрештә кулланалар”, – диде башлангычларга юл йөрү кагыйдәләре буенча дәрес үткәргән Валентина Ильина.

"Кайбыч таңнары" газетасыннан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев