Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсән командасы районкүләм волейбол буенча ярышта җиңүгә ирешкән

Ярышта Олы Кайбыч, Федоровское, Хуҗа Хәсән, Иске Чәчкаб, Чүти, Мәлки, Иске Тәрбит, Турминский авыллары командалары катнашкан

Кайбыч районының "Салават күпере" спорт комплексында авыл җирлекләренең ир-егетләр командалары арасында волейбол буенча финал ярышлары узган. Бу турыда "Кайбыч таңнары" хәбәр итә.

Моңа кадәр район туган көне уңаеннан оештырылган ярыш узган атнада хатын-кызлар командалары арасында үткәрелгән. Бу юлы иң көчле сигез команда: Олы Кайбыч, Федоровское, Хуҗа Хәсән, Иске Чәчкаб, Чүти, Мәлки, Иске Тәрбит, Турминский авыллары командалары катнашкан. Нәтиҗәдә, Хуҗа Хәсән командасы җиңүгә ирешкән. Иске Чәчкаб һәм Федоровское авыллары егетләре икенче-өченче урыннарны бүлешкән. Чүти командасы - дүртенче урында.

Җиңүчеләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бүләкләгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев