Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсән авылында яшәүче тыл хезмәтчәненә 90 яшь тулды

Хуҗа Хәсән авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, Татарстан Республикасының атказанган зоотехнигы Василий Медведев үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Юбилярны котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева, җирлекнең ветераннар Советы рәисе Ольга Боярина, мәктәптән яшь армиячеләр килгән иде.

– Василий Григорьевич, сез төбәгебезнең абруйлы кешелә ренең берсе. “Гөбенә” агрофирмасында җитәкче булып эшләгән елларымда, айга бер-ике тапкыр минем янга кереп, акыллы киңәшләрегезне биреп чыга идегез. Хуҗалык өчен янып йөрдегез. Илебез Президенты Владимир Путин да сезгә Бөек Ватан сугышы елларындагы һәм аннан соңгы намуслы хезмәтегез өчен зур рәхмәтен белдереп, Рәхмәт хаты юллаган, – диде Альберт Илгизәрович. – Бала чагыгыз бик авыр елларга туры килгән. Хезмәттә чыныгып үскәнгәдер, Ходай Тәгалә сезгә озын гомер биргән. Сез бәхетле, чөнки бу матур тормышны да күрүгә ирешкәнсез. Кызыгыз Валентина Васильевна да озак еллар мәктәптә эшләп, үзен көчле педагог итеп танытты. Алдагы тормышыгызда да балаларыгызны, онык-оныкчыкларыгызны куандырып озын гомер кичерергә язсын.

Әйе, Василий Медведев бала чагында авырлыкларны күп күргән. Ул Раиса һәм Григорий Медведевларның дүрт балалы гаиләсендә беренчесе булып дөньяга килгән. Тырыш, затлы нәселдән алар. Сеңлесе Елизавета озак еллар Киров колхозында дуңгыз караучы булып эшләгән. Аның намуслы хезмәтен күпсанлы Мактау кәгазьләре, Ленин ордены белән билгеләп үткәннәр. Энесе Николай Григорьевич гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган, ул – Татарстанның атказанган укытучысы. 1942 елда туган төпчек энесе Кузьма Григорьевич та Татарстанның атказанган рәссамы, вафатына кадәр Яр Чаллы шәһәрендә яшәгән.

– Бөек Ватан сугышы башланганда миңа тугыз гына яшь иде әле. Әтиебез Григорий Степанович сугышка кадәр авыл Советында секретарь булып эшләде. 1941 елның 31 декабрендә сугышка китте. Ике ай дигәндә, Ленинград фронтында һәлак булуы турында кайгылы хәбәр килде. Дүрт баласы белән тол калган 34 яшьлек әниебез Раиса Афанасьевна колхоз эшеннән кайтып та кермәде дияргә була. Мин дә, аңа ияреп, басуга башак җыярга бара идем. Шулай әкренләп кул арасына керә башладык, безгә дә төрле эш куша башладылар, – дип тормышы турында сөйләп китте Василий Медведев. – Мәктәптә яхшы укыдым. Белемем булгач, мине Подберезье районының финанс бүлегенә салымнар буенча инспектор итеп эшкә алдылар. Мәлки авылына халыктан салымнар җыю барышын тикшерергә җибәргәч, булачак хатыным Александра белән таныштым. Аның белән 1951 елда гаилә кордык. Шул елны мине армиягә алдылар. Анда чакта олы улым Руслан дөньяга килде. Мин Балтыйкта диңгез авиациясе гаскәрләрендә 4,5 ел хезмәт иттем.

Армиядән кайткач, Киров колхозында бригадир булып эшли башлый. Буада ветеринария техникумын тәмамлый. Ветеринария врачы, зоотехник, партоешма секретаре булып эшли. Алтмыш яше тулгач, аңа “Татарстан Республикасының атказанган зоотехнигы” дигән мактаулы исем, бүләккә арбалы “ИЖ-Планета” мотоциклы бүләк иткәннәр. Лаеклы ялга чыкса да, яраткан эшен дәвам итеп, тагын өч ел эшли әле ул. Эштән бөтенләйгә киткәндә, аңа үзе иярләгән Чайка кушаматлы атын да бүләк итәләр.

Тормыш иптәше Александра Хуҗа Хәсән сигезьеллык мәктәбендә рус теле, әдәбияты, немец теленнән укыткан. 1964-1972 елларда мәктәп директоры булып эшләгән.1998 елда Медведевлар гаиләсенә кара кайгы килә: нигез учагын саклаучы әниләре бу якты дөньядан китеп бара. Василий ага озак еллар төп нигездә үзе генә гомер итә. Сәламәтлегенә бәйле рәвештә, соңгы биш елда кызы Валентина белән кияве Владимир Максимовлар тәрбиясендә яши.

Медведевларның тату гаиләсендә дүрт бала үскән. Олы уллары Руслан Ульяновск шәһәрендәге авиация заводының баш конструкторы булган. Ни кызганыч, 2020 елның ноябрь аенда ул коронавирустан вафат булган. Руслан Васильевич Россия Федерациясенең атказанган конструкторы исемен йөрткән. Кызлары Валентина, әниләре юлын сайлап, Хуҗа Хәсән мәктәбендә 39 ел математикадан укыткан. 25 ел дәвамында мәктәп директоры урынбасары булган. Хәзер лаеклы ялда. Игезәк уллары Владимир белән Виктор Мәскәү шәһәрендә яши. Элек Владимир ФСБда, Виктор Болгария вәкиллегендә эшләгән. Лаеклы ялга чыккач, икесе дә башкалада төзелеш фирмалары ачып, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлаган.

– Без барыбыз да әти-әниебезгә рәхмәтле. Яхшы тәрбия бирделәр, югары белем алдык. Икесе дә җитәкче урыннарда эшләгәч, өйдә тормыйлар да иде диярлек. Шуңа икенче класста укыганда ук сыер саварга өйрәндем. Алар кайтканчы, дүртәүләшеп, өйдәге эшләрне бетереп куя идек, – диде кызы Валентина.
Василий Медведев балаларының, онык-оныкчыкларының бәхетле тормышына, уңышларына куанып яши.

"Кайбыч таңнары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев