Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә газ да, су да, юллар да бар

Кайбыч районындагы Хуҗа Хәсән мәдәният йортына җитәрәк, нәкъ юл чатында базар каршылады

Авыл уртасында – базар

Кайбыч районындагы Хуҗа Хәсән мәдәният йортына җитәрәк, нәкъ юл чатында базар каршылады. Базар дигәч тә, урамда  кара-каршы диярлек тукталган ике машинадан тора ул. Шулар янында, җиргә тезелгән зур-зур капчыклар, тартмалар тулы – авыл халкының көндәлек тормышы өчен кирәк-ярак. Кеше юк диярлек. Без сөйләшеп торганда, аталы-уллы Степановлардан бер ир-ат эш бияләйләре алып китте.

 Шәхси эшмәкәрлекне улы Дениска ышанып тапшырган булса да, Иван Степанов үзе дә шул тирәдә кайнаша. Улына товар алып кайтырга да, сатырга да булыша икән.

– Канаш якын, кырык километрлар тирәсе. Товарны шуннан барып алабыз. Анда арзанрак та, – дип сөйләп торды ул. – Сирәк булса да, килгәлиләр болай. Кайчак бер кеше дә булмый. Кешеләрнең  эш хакы да, пенсия дә алган вакыты түгел. Без бит монда атнага бер генә – четвергта гына сатабыз. Анда да берничә сәгать кенә. Денисның Иске Тәрбиттә үз кибете бар. Әби ягыннан бабай Дубов фамилияле булган, шуңа кибетне дә “Дубок” дип атадык.

Ә каршы яктагы машинадан сатучы хатын Чувашиядән, моннан 18 чакрым ераклыктагы Янтиково авылыннан булып чыкты. Аның янына тукталган түти белән дә бер-ике авыз сүз алыштык. Ул – җитмешкә якынлашып килүче Раиса Васильевна Козлова. Аның улы Андрей Долгов “Август” агрофирмасында эшли икән, ә килене Наташа – шунда лаборант.

Без биргән “Туганайлар”ны әйләндерә-әйләндерә карап, гел бер сүзне кабатлады: “Без белгәнме бу газетаны?! Мин “Ватаным Татарстан”га язылып куйдым”.

Башта кыртрак сөйләшсә дә, тора-бара җайланып, “Туганайлар”ны укырга һәм пенсиясе аз булса да, хәтта язылырга да булып саубуллашты ул безнең белән.

Башлык янында

Базарчылар яныннан авыл җирле башкарма комитетына таба атладык. Ул мәдәният йорты белән бер бинада урнашкан. Якты, матур итеп ремонтланган. Без кергәндә җирлек башлыгы Светлана Матвеева үзенең эш урынында иде. Моннан нәкъ 20 ел элек, 2001 елны, утыз бер яшендә, йөрәге җитеп, Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы вазифасына алынган Светлана Петровна белән шактый озак гәпләшеп утырдык. Шул еллар эчендә җирлек сулы, газлы һәм юллы булган. Әйтергә генә җиңел, ә аның берсен эшләр өчен генә дә күпме тырышлык һәм акча кирәк.

Хуҗа Хәсән, Торму, Кушкүл һәм Александровка авылларын берләштергән җирлектә хәзерге вакытта 311дән артык хуҗалык исәпләнеп, шуның 284ендә барлыгы 876 кеше  (277се – пенсионерлар) яши. Дүрт авылга бергә алганда, эш яшендәгеләр – 494. Җирлектә алты яшькә кадәрге 27 бала булып, аларның 8е бакчага йөри. Хуҗа Хәсән урта мәктәбендә 98 укучы белем ала. Кушкүл белән ике авыл өчен бу яхшы күрсәткеч. Торму рус авылы (керәшеннәр дә, шул исәптән катнаш гаиләләрдә дә шактый икән) булып исәпләнгәнлектән,  андагы балалар Подберезьегә йөреп, рус мәктәбендә укый.

Быел, үзара салым буларак, һәр кешедән 500әр сум (барлыгы 334 мең) акча җыйганнар. Дәүләт биргән акча белән бергә кушып исәпләгәндә, ул 1 миллион 670 мең сум тәшкил иткән. Шул акчага Хуҗа Хәсән һәм Торму авылларына чуер таштан юл салганнар. Кышын урам юлларын кардан чистарту өчен, ел саен агрофирма белән килешү төзүдә дә үзара салым акчасы ярап куя. Авыл зиратын чистарту да шул исәптән башкарыла.

Урамда сөйләшеп торганда, авыл кешеләреннән кемдер: “Август аенда безгә  “ООО “Август” килде. Эш кешесенә 25 мең түләргә вәгъдә итәләр. Кукурузны сутка буе урдылар. Ай буена сузыла торган урып-җыюны ун көндә бетерделәр. Ял көннәрендә эшләгәнгә өстәмә түләү дә булачак, диләр. Карап карыйк”, – дип сөйләп торган иде.

 “Август” турында җирлек башлыгыннан да сораштык. Ул чикләнгән җаваплылыктагы “Август”  җәмгыятенең ике ел эчендә Кайбыч районына  5 миллиард сум инвестиция кертергә җыенганын ассызыклады. Аның Кайбычтагы филиалы җитәкчесе Александр Ивановның Волгоградтан ук килгәнен, 27 яшеннән управляющий булып эшләп, тиешле тәҗрибәгә ия икәнен әйтте.

“Август” моңа кадәрге өч агрофирманы берләштергәч, җирлек халкы эшсез калырбыз дип тә борчыла. Әмма, башлык әйтүенчә, халыкка эш бар. Кемнәрдер фермада эшли. Әле асфальт-бетон заводы да төзелә икән. Район аша М-12 трассасы узгач, авылдагылар юл салуда да эшлиләр. 

597  кеше яши торган Хуҗа Хәсәндә  аптека да булган. Үз авыллары егете, Казанда яшәүче Вячеслав Боярин ачкан. Әмма ике-өч ел эшләгәч, аптека ябылган. Ишекләре алынган кечерәк кенә бу бина урамны бер дә ямьләп тормый, анысы. Тик нишлисең, беркемнең дә үзенә зыянга эшлисе килми шул.

Аның каравы, Хуҗа Хәсәндә ике кибет бар. Берсе – Мәлки сельпосыныкы, икенчесе – Валентина Макарованыкы. Ирле-хатынлы Максимовлар да үз йортлары янында ун ел буе кибет тотканнар. Әмма ул ябылган. Авыл җирендә бит кибетчегә яздыртып, бурычка алып тору гадәте бар. Дәфтәргә теркәлгән сумманы кемдер китереп түли, кайсыларыдыр сузып йөри. Күрәсең, монда да  акчасыз бурычлылар шактый җыелгандыр...

Валентина Макарова үз кибетен, лаеклы ялга чыккач, бер “частник”тан сатып алган. Җыйнак кына кибеттә көндәлек тормыш өчен барысы да бар. Бәяләре шәһәрнекеннән кыйммәт димәс идем. “Канашка оптовыйга йөрибез. Анда свежий да, арзанрак та”, – дип әйтеп куйды Валентина Владимировна үзе дә. Татарча сөйләшкәч, мин аны керәшен дип уйлаган идем, чуваш булып чыкты. Буш кул белән борылып чыгып китәргә уңайсызланып, күчтәнәчкә чәй алдык. Карап карыйк, Канаш ягыннан кайткан арзанлы чәй тәмгә ничектер...

 

Фирая МОРАТОВА.

Фотоларда:

Марина Скворцова фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев