Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Хәтерләмәгәннәрем дә йөрәгемдә төсе тонык, әмма үзе җылы хатирә булып саклана"

Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин Сарсаз-Баграж авылында үткәргән вакытын, балачагын исенә төшерә.

Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирының  директоры Айдар Шәйхин керәшен авылында булган җылы хатирәсе белән уртаклаша.

"Кеше гомере өчен ике ел аз вакыт түгел, ә сабый акылы өчен ул инде гасыр сыман. Ә кеше гомере өчен бер ай нәрсә ул? Бигрәк аз мөддәт булса да, 7 яше яңа гына туган баланың аңына ул өзеләм-өзеләм дигән чылбыр булып кына кереп калса да, аның да тәэсире биниһая зур була алыр икән.

Күрәсең, шуңадыр да мин беренче укытучым Мария апаны, аның ире, директор Саша абыйны, кайбер сыйныфташларымны хәтерлим.

Хәтерлим. Хәтерләмәгәннәрем дә йөрәгемдә төсе тонык, әмма үзе җылы хатирә булып саклана.

Бүген дә мин аларны җылы, ихлас, риясыз кешеләр дип таныдым.

Балачак урамнары бормалы, балачак урамнарының караңгы урыннары һәм почмаклары күп, кирәгеннән күбрәк: анда курку белән өметсезлеккә дә, төкәнмәс сагыш һәм югалтуларга да урын бар. Мин Сарсазда торганда өзлегеп туган авылымны һәм анда калган балачак рухташым Алмазны сагына идем. Сарсаздан киткәч, 18 ел буена төшләремдә Сарсазның киң яланнарын, куе әрәмәлекләрен, балачак тупылын күреп яшәдем. Күрше Гришаны, күрше әбиләрне бер күрергә атлыктым.

Бу авылда ике Пасха каршылаганны хәтерлим. Килгән ел, киткән ел. Питрауларын хәтерлим һәм сагынам.

Авыл да мине, безнең гаиләне онытмаган: безнең эз Антонның, Оляның һәм, иманым камил, башкаларның нәзек хәтер җепләрендә яши; күршеләрнең, танышларның шаһитлеге моңа дәлил.

Кеше — хатирәләр сандыгы. Аның һәр ядкяре энҗегә тиң. Яманы да, яхшысы да кадерле. Ахыр чиктә, шулар безне шәхес итә. Аллаһның ихтыяры безне кайчандыр Сарсазга китергән икән, Аллаһка шөкер генә дим. Балачагымның һәртөрле хатирәсе өчен тәкъдиремә рәхмәт.

Казанга әллә нинди дулкынлану белән кайтам. Бәхетле булып. Озак бимазалаган эш тәмам, балачагымның ике еллык кисәге белән аңлаштык [аңлаша башладык]. Рух сәламәтләнә, димәк. Ә Сарсаз дусларым белән аралашу исә дәвам итәчәк, Аллаһы боерса.

Гомерем буе хәерле кешеләр, киң күңелле дуслар янәшәсендә яшим. Соңгы өч көнем моны меңенче кат исбатлады.

Бүген мине бик олылап каршылаган Антон һәм аның гаиләсе, Оля һәм аның гаиләсе, Мария апа һәм Саша абыйлар — бу бәхетнең янә бер сәбәпчеләре һәм кыйпылчыклары", - дип яза үзенең сәхифәсендә Айдар Шәйхин.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев