Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хезмәт сөючән кешеләр – авылның төп байлыгы

“Максатым авылның үткәнен саклап калу”, – ди тумышы белән Балык бистәсе районының Иванай авылыннан булган Евдокия Толстова

Чын күңелдән үз эшен яратып, тырышып, җанын-тәнен биреп хезмәт итүче кешеләргә сокланмый мөмкин түгел.

Евдокия Толстова Казан дәүләт педагогия университетын тәмамлаганнан соң, татар теле укытучысы булып, хезмәт юлын башлап җибәрә. Тик, авылда мәктәп бетерелә. Шуннан аны Бирдебәк авылының мәдәният йорты мөдире итеп куялар. Укытучы – ул һөнәр генә түгел, ә сәләт тә. Сәләтле кеше беркайчан да югалып калмый.

“Мәктәптә эшләгән тәҗрибәмә таянып, үземә бер шөгыль булыр дип, балалар белән фольклор коллектив оештырдым. 10 елдан артык эшләү дәверендә район, республика, төбәкара, халыкара фестивальләрдә катнашып киләбез. Уңышларыбыз да аз түгел. Коллектив белән дипломант та, лауреат исеменә дә лаек булдык. Роза Харитоновага, Аделина Архиповага, Эльза Гордеевага, Азат Маловларга аеруча рәхмәтем зур. Авылыбызда уздырылган барлык мәдәни чаралар да, шушы балалар катнашында үтә. Үзеңә ышанып тапшырган эшкә җаваплы карасаң, эшеңдә югары нәтиҗәләргә, уңышка ирешү кыен түгел, – дип билгеләп үтә ул. – Зур уңышларга ирешүдә балалар белән беррәттән, урта буын авыл халкы да, өлкәннәрнебез дә зур тырышлык күрсәтәләр. Валентин Иванов белән Юрий Гордеев матур итеп җырласалар, яшьләр үз осталыкларын театр өлкәсендә сынатмыйлар.

Тормыш иптәшем керәшен авылы – Үридән минем. Минем эшем өчен ул бик зур таяныч булды. Әле күптән түгел, төп нигеземдә керәшеннәрнең мәдәни мирасын саклап калу өчен музей оештырдым. Бер ай эчендә авыл халкы белән берлектә меңгә якын экспонат җыйдык. Барлык фольклор күренешләрне шушы авылның йола бәйрәмнәренә таянып үткәрәбез. Максатым авылның үткәнен саклап калу”, – ди Евдокия.

Спортны бик ярата ул, районда үткәрелгән бер генә спорт чарасыннан читтә калмый. Һәрвакыт алдынгылар рәтендә.

Эшеннән тәм табып яши. Тырыш хезмәте өчен күп тапкырлар район җитәкчеләре, мәдәният министрлыгы тарафыннан мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән.

Авыл халкы белән дә уртак тел таба белә, дустанә мөнәсәбәттә яши һәм эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев