Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хезмәт хаклары арта

Республикабызда узган ел уртача айлык хезмәт хакы 44 мең 934 сум тәшкил иткән

Татарстанда узган ел уртача айлык хезмәт хакы, 2020 ел белән чагыштырганда, 5,8 процентка арткан. Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары Олег Плевин шулай дип белдергән.

2022 елның янвраенда бездә уртача хезмәт хакы 46 мең 324 сумга җиткән, ди. Уртача дигәндә, иң күп акча алучы белән тиеннәргә генә эшләп йөрүченең акчасы бергә кушып исәпләнлегәнен истә тотарга кирәк, әлбәттә.

Айлык иң күп хезмәт хакы файдалы казылмалар чыгару тармагында – 71 мең 400 сум, элемтә, финанс һәм иминият (страхование) эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләрнеке – 65 мең 200 сум. Фәнни һәм техник эшчәнлек өлкәсендәгеләр – 63 мең 300 сум, ә мәгариф хезмәткәрләре – уртача 36 мең 400, сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәт күрсәтүчеләр – 43 мең 100 сум, мәдәният, спорт тармагында көч түгүчеләр һәм, шулай ук, күңел ачуны оештыру белән шөгыльләнүчеләр аена 49 мең 500 сум ала, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев